Республиканың сөтчелек тармагы алдагы елларга үсеш ноктасы булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Республика АПКсына инвестицияләр турындагы нотыгында Марат Җәббаров, сөтчелек тармагында киңкүләмле модернизацияләү һәм яңа югары технологик комплекслар төзү бара, диде. Министр сүзләре буенча “ул алдагы елларга да үсеш ноктасы булып калачак”. Республикада соңгы 5 елда 30 мең баш савым сыерына исәпләнгән 28 заманча сөтчелек комплексы файдалануга кертелде. “Инвестиция кертемнәре терлекләр санын арттыруга, генетика мөмкинлеген көчәйтергә һәм савым сыерларының продуктивлыгын 44%ка арттырырга ярдәм итте, бу сөт җитештерүдән акчалата керемне елга 25 млрд сумга җиткерергә мөмкинлек бирде”, - дип аңлатты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Якындагы 2 елда 17 мең башка исәпләнгән тагын 24 сөтчелек комплексын файдалануга тапшыру планлаштырыла. “Бу проектларны 20 млрд. сумга якын инвестицияләр белән гамәлгә кертү республикага сөт күләмен елга 2 млн. тонна дәрәҗәсенә җиткерергә ярдәм итәчәк”, - диде Марат Җәббаров.
Моннан тыш, 2020 елда Кукмара муниципаль районында тәүлеккә 300 тонна сөт эшкәртү куәте белән сөтчелек комплексын төзи башлау планлаштырыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы фикеренчә, “әлеге проект район өчен дә, шулай ук тулаем тармак өчен дә зур әһмияткә ия”.