Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бәйрәм өстәленә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә тәмле, сыйфатлы ризыклар алырга чакыра

2019 елның 20 декабре, җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  халкын  шимбә көнне, 21 декабрьдә,   кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакыра.   Ярминкәләрдә     шәһәр  халкы  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән     ит, казылык  продукциясе,   үлчәүле сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермер  продукциясе  сатып  ала алалар.   

 Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләрен шәһәр халкы,  бигрәк  тә өлкәнрәк  яшьтәгеләр,  бик  көтеп  алалар һәм  бу  ярминкәләр зур  социаль  әһмияткә  ия.     Шуңа  күрә ярминкәләр уздыру  мәсьәләләре  буенча “Кайнар телефон линиясе” ачу  турында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан   карар кабул  ителде.  

Һәр мәйданчыкка  китерелә  торган  продукция  ассортименты төрлечә  була һәм ул  сатып  алучыларның  ихтыяҗын  истә  тотып  булдырыла.   Шәһәр халкы  үзләренә  кирәк  продукцияне  ярминкә мәйданчыкларында  ук  хәбәр  итә  алалар.  Моның  өчен  стендларда  махсус әрҗәләр   куелган яисә  “Кайнар линия”гә шалтыратып  та  әйтергә  мөмкин.          

 «Кайнар линия» телефоннары: (843) 221-76-23, 221-76-24 аша шулай  ук  ярминкәләр  уза  торган  мәйданчыкларның  адресларын,  продукция ассортиментын  белешергә,   теләкләр  һәм искәрмәләр  калдырырга  мөмкин.

 Халыкның  күпчелеге    өчен  шимбә көнне  ярминкәләргә  йөрү   гаилә  традициясенә  әверелде, ә кайберләре  инде  Яңа  елга  һәм башка  гаилә  бәйрәмнәренә  әзерләнәләр, бәйрәм  өстәленә  күркә, каз, үрдәк  сатып алалар. Бәйрәм  мәшәкатьләрен соңгы  көнгә  калдырырга  яратмаучыларга  ашыгырга  кирәк,    Яңа  елга  кадәр  фермер продукциясен  алып калу  өчен  нибары  2 ярминкә  калды.  Алар   21 һәм 28 декабрьдә  узачак. 

2019 елда  Казан,  Чаллы  шәһәрләрендә һәм Татарстанның  Зеленодольск  муниципаль районында  уздырылган  5  язгы  һәм  19  көзге  ярминкәләр  йомгаклары  буенча, гомумән алганда,  1,1 млрд сумлык  продукция  китерелгән һәм  сатылган.    Шәһәр  халкы       1846,7    тонна ит, 13,4 мең  тонна  яшелчә  һәм бәрәңге,   442,7 тонна үлчәүле сөт,  9,4 млн данә  йомырка, 767,7 тонна он һәм   842,1 тонна  шикәр  комы  сатып  алган.

Авыл  хуҗалыгы ярминкәләренең адреслары һәм урыннары белән    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының рәсми сайтында    танышырга мөмкин,  шулай  ук  фермерларның  һәм сатып  алучыларның  эшен  җиңеләйтү  өчен    Электрон  ярминкә  мәйданчыгы     эшли, аның  адресы: yarmarka16.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International