Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз эшен ачкан һәм аны уңышлы алып баручы кешеләр шактый күп. Мәсәлән, узган атнада Арча районында «Яңа эш башлаучы фермер» һәм «Гаилә терлекчелек фермалары» программалары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларына төзелгән 4 ферма бер үк вакытта ачылды.
Көтек авылыннан Дамир Шакирҗанов һәм Өчиле авылыннан Райнур Минһаҗев сөтчелек фермалары төзиләр, ә Әнис Гарипов 100 башка терлек симертү фермасы төзи. Рәшит Фазлыев сарык үрчетү белән шөгыльләнә.
Үз эшен ачу һәм аны үстерү серләре белән Дамир Шакирҗанов бүлеште. «Шакирҗанов Д.З.» КФХсы 2018 елда “Крестьянх (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча 100 баш сыерга ферма төзү өчен грант ала.
Бер ел эчендә барлык таләпләргә туры килерлек, заманча төзелеш материаллары белән (Арча районында җитештерелә торган сэндвич панельләрдән) сыер абзары төзелә, саву залы, чистарту системасы һәм хезмәткәрләр өчен ял итү бүлмәсе бар. Ферма төзү бизнесны уңышлы үстерүнең мантыйкый дәвамы булып тора.
Дамир Шакирҗанов үз эшчәнлеген 2007 елда ук башлый. «Мин Көтек авылында туып-үстем, балачактан эшләп үстем. Без башта хатыным Нурзилә белән казлар үстердек, үгезләр симертү белән шөгыльләндек. Әкренләп матди-техник базаны яхшырттык һәм терлекләр санын арттырдык. Күпчелек очракта тармак дәүләт программалары ярдәмгә килде, – дип сөйли КФХ башлыгы. – Без республика, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм район җитәкчелегенә ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтле».
КФХ башлыгына хатыны Нурзилә ярдәм итә. «Мин күп еллар мәгариф системасында эшләдем, 2010 елда ул эштән киттем. Моңа үкенмим, без дөрес юл сайладык, эшләребез яхшы бара, – дип сыөйли Нурзилә. – Безнең беренче ярдәмчебез – улыбыз Надир (агроном, КДАУны тәмамлады). Язын тракторда эшли, көзен – комбайнда. Кызыбыз Динә һәм киленебез Сәрия дә булышалар. Без барыбыз да күңелебезне салып эшлибез. Без бергә булганда, бөтен кыенлыкларны җиңеп чыгуыбызга ышаным мин».
КФХ башлыгы эре мөгезле терлекләр санын алга таба да арттыруны планлаштыра. Бүгенге көндә 170 баш эре мөгезле терлекләре бар, шул исәптән 75 савым сыеры. Хуҗалыкта 9 кеше эшли. Көн саен 1 тоннадан артык сөт савыла.