Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталыкның төбәк чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  2019 елгы  “Яшь  профессионаллар” төбәк  чемпионатында  җиңүчеләрне  бүләкләү  тантанасы  узды.  

Яшьләрне сәламләү  сүзе  белән  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров чыгыш  ясады: «Сезнең  күбегез  өчен  бу  беренче  генә    чемпионат түгел  инде, тырыш  хезмәтегез  нәтиҗәсендә  сез  нәкъ  менә  быел  призерлар  булдыгыз.    Һичшиксез, бу  сезнең  өчен файдалы  тәҗрибә.  Бүген  һәр  предприятиедә  югары    квалификацияле  кадрлар  кирәк».

Искәртеп  узабыз, Татарстанда    13 ноябрьдән  7 декабрьгә кадәр  WorldSkills стандартлары  буенча  һөнәри осталыкның 2019/2020 еллар  чемпионаты  циклы  төбәк  чемпионаты  узды.  Ярышлар  16 яшьтән 22  яшькә кадәрге  яшьләр арасында       96 компетенция буенча  узды,  шулай  ук  16 яшькә  кадәргә яшүсмерләр  арасында «Ворлдскиллс Яшүсмерләр» буенча -  66 компетенциядә. 

Чемпионат республиканың  11 шәһәрендә һәм авылларында   43 мәйданчыкта    узды –  Бөгелмәдә, Буада, Алабугада, Зеленодольскида,  Казанда, Лениногорскида, Чаллыда, Түбән Камада, Сарманда, Тәтештә,  Иннополиста. Төп мәйданчыклар  түбәндәгеләр булды:   «Казань Экспо» күргәзмә  үзәге,  МВЦ МЦК – Казан мәгълүмат технологияләре  һәм элемтә  техникумы, Казан төзелеш  көллияте,  Халыкара сервис  көллияте.

Министрлыкка 5 компетенция  беркетелгән иде: икмәк  пешерү,   авыл  хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү,    ветеринария,  осетин пирогларын  пешерү,  кондитерлык  эше, болар  барысы  да  Россия чемпионаты    компетенцияләренә  керә. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Рәхмәт хатлары  белән «Авыл  хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү»  компетенциясе буенча  түбәндәгеләр  бүләкләнде: 

 - Хәлиуллин Булат Марат улы, 1 урын;

- Михайлов Кирилл Валерьевич,   2 урын;

- Шайхин Айвар Рәсим  улы, 3 урын.

 «Ветеринария»   һәм «Ветеринария – Яшүсмерләр»  компетенцияләре  буенча:

- Петухова Ксения Александровна,   1 урын;

- Масленников Михаил Вячеславович,   2 урын;

- Спирина Татьяна Ивановна,   3 урын;

- Маркиданова Валерия Александровна,   3 урын;

- Заһидуллина Лилия Дамир кызы, яшүсмерләр арасында   1 урын;  

- Бородин Александр Александрович,   яшүсмерләр арасында   2 урын;  

- Әһлиуллина Алия Рамил кызы,  3 урын.

 «Осетин  пироглары» һәм  «Осетин  пироглары  – Яшүсмерләр»  компетенцияләре  буенча:

- Ганиева Галия Әдһәм кызы,  1 урын;

- Филипова Диана Аркадьевна,   2 урын;

- Әхмәрова Айгөл Рәис  кызы,   3 урын;

- Хәмидуллина Әдилә  Шәфикъ кызы,  3 урын.

- Сабирҗанов Айдар Рүзәл кызы,  яшүсмерләр арасында  1 урын;

- Шакирова Аделина Рәис  кызы,   яшүсмерләр арасында  2 урын;  

- Биганаева Аделина Илдар кызы, яшүсмерләр арасында  3 урын.  

 «Икмәк  пешерү» һәм  «Икмәк  пешерү  – Яшүсмерләр»  компетенцияләре  буенча:

- Әсхәдуллина Әдилә  Алмаз кызы, 1 урын;

- Павленко Владислав Леонидович,  2 урын;

- Бусалаева Алевтина Александровна,   3 урын.

- Макарычев Даниил Дмитриевич, яшүсмерләр арасында  1 урын;  

- Галимҗанова Әдилә  Айрат кызы, яшүсмерләр арасында  2 урын;  

- Горбунков Владимир Олегович, яшүсмерләр арасында  3 урын.   

 «Кондитерлык эше»  һәм «Кондитерлык  эше   – Яшүсмерләр» компетенцияләре  буенча:

- Лейс Полина Альбертовна,   1 урын;

- Галәвиева Әдилә Рәшит кызы,   2 урын;

- Соломенникова Анна Константиновна,  3 урын.

- Гатина Язилә  Илдар  кызы,  яшүсмерләр арасында  1 урын;  

- Песков Никита Александрович,   2 урын

- Әхмәдуллина Диләрә Зөфәр кызы,   3 урын.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  шулай  ук  чемпионатны  уздыруда  актив ярдәм  итүчеләрне  билгеләп  үтте, болар:  Сарман аграр  көллияте    директоры  Зөбәер Әгълетдинов,  «ТПК МТЗ-Татарстан»  ҖЧҖ генераль директоры Константин Анисимов,  Татарстанның  Сарман районыннан  КФХ башлыгы  Айрат  Нәҗметдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International