Татарстанның 100 легендар брендын сайлап алабыз

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә,  «Комсомольская Правда-Казань» газетасы  “100 легендарных брендов Республики Татарстан» (“Татарстан  Республикасының 100 легендар  бренды”) дигән  уникаль  проект  чыгарган.  Бу  -   республиканың 100 еллык  тарихын күрсәтә  торган  брендлар,  компанияләр һәм сәүдә  маркалары  турында  проект.  

Авыл  хуҗалыгы  категориясендә түбәндәгеләр күрсәтелде:   «Агрокөч»  холдингы,   «Аммоний» АҖ, «Залесный» агрофирмасы,    «Казан майэкстракция заводы» ААҖ,   “Казан ашлык  продукты” («Казаньзернопродукт») ААҖ,   «Кулон Агро» ҖЧҖ,  «Майский» теплица комбинаты,   «Элита» баш  нәсел  предприятиесе (ГПП) АҖ,   «Рацин» АҖ, «Татагрохим» ААҖ,  «Татагрохимсервис» АҖ,   «Татмелиорация» траст  компаниясе ААҖ,   "РАХФАнең Татарстан авыл  хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” (“Татарский НИИ СХ РАСХН”) ФДБФУ, «Татарстанның элиталы  орлыклары» ассоциациясе.

Проектның  максаты – легендар  Татарстан  брендларының тарихын  һәм үсешен  күрсәтү.   Россия  һәм дөньякүләм булып  танылган зур  брендларны  гына түгел,  ә  барлык  өлкәләрдән: сәнәгать, транспорт, авыл  хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек  продуктлары, югары  уку йортлары, элемтә, ММЧ, сәнгать, спорт һ.б. өлкәләрдән  җирле,  район  брендларын  да  чыгару һәм киң  аудиторияне  фикер алышуга  җәлеп  итү.  

Татарстанның  100 халык брендын сайлап  алу буенча  фикер алышуда  теләсә  кем  катнаша  ала. Брендны тәкъдим  итү    яисә  бренд өчен   тавыш бирүдә  катнашуга  заявка бирү  өчен  сылтама буенча     узарга  кирәк.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International