2020 елда Казанда Авыл яшьләренең халыкара конгрессы узачак

2019 елның 28 декабре, шимбә

Киләсе  елда  Казанда  бик  мөһим вакыйга  - Авыл яшьләренең  халыкара    конгрессы  узачак. Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров хәбәр итте.    

Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  киңәшмәдә  АПКның  кадрлар  куәте турында  нотык тотканда,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  әлеге  форумның  6-8 февральдә  Татарстан  башкаласында  узачагы    турында  җиткерде һәм,   бик  бу бик  мөһим вакыйга булачак, дип әйтте. Министр сүзләренә караганда,  Казан Россиянең 50  субъектыннан  һәм дөньяның  25  иленнән   авыл  яшьләренең 250 вәкилен  кабул  итәчәк.  

«Әлеге халыкара мәйданчык авыл  территорияләрен яшьләр көчен  белән  үстерүнең  уңышлы  механизмнарын  өйрәнергә һәм гамәлгә кертергә ярдәм  итәчәк», — дип  ассызыклады  Марат Җәббаров.

 Конгрессның  төп  максатларының  берсе  - яшьләрне авыл  территорияләрен  үстерү  буенча  проектларны  нгмәлгә ашыруга  актив  җәлеп  итү. Форумда  катнашучылар  үзләренең  һөнәри компетенцияләре  һәм күнекмәләре  дәрәҗәсен   «Авылда  яшьләр  эшкуарлыгы:  трендлар, уңыш алымнары һәм серләре», «Мәдәният, тәңгәллекне  саклау  һәм туризм: мәдәни үсеш  драйверлары  буларак,  авыл  территорияләре», «Мәгариф һәм лидерлык: шәхеснең  уңышлы  үсеше  өчен  авыл  җирлегенең  уникаль мөмкинлекләре» кебек  профильле  мәйданчыклар  кысаларында    күтәрә  алалар.

 Марат Җәббаров шуны  да  искәртеп  китте,  яшь белгечләрнең,   грант алуга конкурсларда  катнашып  һәм  фермер хуҗалыкларын  булдырып,  авылда  үз бизнесларын  башларга  мөмкинлекләре  бар  (грант күләме 1,5 млн сумнан   башлап  5  млн сумга  кадәр).  Министр  әйтүенчә,  республикада  өч елда    164 яшь  белгеч «Яңа  эш башлаучы  фермер» һәм  «Агростартап»  программалары  буенча  грантлар  алдылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International