Тәтеш районы агрофирмалары терлекләр санын югары савымлы токымнар белән арттыралар.
«Агроволга-2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстанда сыерлар арасында матурлык конкурсы узды, анда голштин токымлы 90нан артык эре мөгезле терлекләр арасыннан иң яхшы сыерларны һәм таналарны билгеләделәр.
Омск өлкәсендә күп еллар инде “Ростсельмаш”ның рәсми вәкиле булып торучы “Семиреченск тәэмин итү базасы” ААҖ урып-җыю кампаниясе алдыннан Татарстанда “Ростсельмаш”ның яңа дилер үзәген ачты.
Казанда сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының 2нче Бөтенроссия конкурсына йомгак ямау тантанасы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Алексеевск районында булды. Ул район башлыгы Сергей Демидов белән бергә "Алексеевск" предприятиесендә булды, анда бар куәткә күпьеллык үләннәрне сенажга салу бара.
Мәскәүдә «ART MOSCOW» кунакханә комплексында җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгечләр өчен «Ел Матбугат хезмәте-2020» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «КАМАЙ АГРО» кооперативы фермаларында терлекләр саны Нидерландтан кайтарылган күп сөтле яңа токым терлекләр белән тулыландырылды.
Балтач районында машина белән сыер саву осталарының 38 нче район конкурсы һәм эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының 14 нче район конкурсы узды.
«Август-Агро» ИК Кама Тамагы, Югары Ослан, Лениногорск һәм Теләче районнарында урып-җыю вакытында ашлык чистарту-киптерү өчен комплекслар төзи. Объектлар агрофирма ашлыгының чисталыгын һәм сакланышын тәэмин итәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саба районында эш сәфәре белән булды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, 11 муниципаль район башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары җитәкчеләре, берничә министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Дәүләт Советының профильле комитетлары депутатлары катнашты.