Менделеевск районына Нидерландтан токымлы таналар кайтарылды

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «КАМАЙ АГРО» кооперативы фермаларында терлекләр саны Нидерландтан кайтарылган күп сөтле яңа токым терлекләр белән тулыландырылды.

Фермер Эльнар Әһлиев голштин-фриз токымлы 33 баш тана сатып алган. Сыерларның бу токымы дөньяда иң күп бирә торганнардан санала. Иң югары савым күрсәткече һәм сөтнең сыйфаты аңа республиканың сөтчелек фермаларында алдынгы урынны яуларга мөмкинлек бирде.

«КАМАЙ АГРО» кооперативында бүгенге көндә 188 баш терлек, шул исәптән 71 баш савым сыеры. Узган елгы нәтиҗәләр буенча «КАМАЙ АГРО»да республиканың иң алдынгы хуҗалыклары дәрәҗәсендә - бер сыердан 9412 килограмм сөт савылган. Агымдагы ел башыннан 2374 центнер сөт савылган инде.

Нәселле терлек буенча квартал саен бирелә торган мәгълүматны:Татарстан тибындагы холмогор, абердин-ангус, голштин, герефорд һәм лимузин токымыннан терлекләр, шулай ук атлар, сарыклар һәм дуңгызлар турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Баш нәсел идарәсе сайтында яки 8(843)221-77-64 телефоны буенча белергә мөмкин. Шулай ук биредә республиканың нәсел хуҗалыкларының исемлеге һәм аларның контактлары белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International