Марат Җәббаров:Татарстанда агымдагы елда кече предприятиеләргә ярдәм итү буенча яңа «Агропрогресс» программасы эшли башлый

2021 елның 14 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саба районында эш сәфәре белән булды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, 11 муниципаль район башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары җитәкчеләре, берничә  министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Дәүләт Советының профильле комитетлары депутатлары катнашты.

Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга юнәлдерелгән зона киңәшмәләре 2009 елдан бирле үткәрелә. Быел беренче шундый киңәшмә 12 майда Кама Тамагы районында узды, якын арада Бөгелмә һәм Нурлат районнарында тагын икесен үткәрү планлаштырыла. Кече хуҗалыкларны үстерү буенча республика лидерларының берсе булган Саба районында киңәшмәне ачып, парламент башлыгы Татарстан Президенты тарафыннан авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру бурычы куелуын искә төшерде. Зона киңәшмәләрендә агросекторга ярдәм чараларын камилләштерү буенча конкрет тәкъдимнәр эшләнә.

«Барлык дәрәҗәдәге хакимиятләрнең килешеп эшләве авыл үсешен характерлый торган күрсәткечләрне шактый югары дәрәҗәдә саклап калырга мөмкинлек бирә, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - республикада агросәнәгать комплексын үстерү буенча зур эш алып барыла. Узган ел 263,4 млрд. сумлык продукция җитештерелгән, бу 2019 елга караганда 4%ка күбрәк. Авыл хуҗалыгы җитештерүе күләме буенча Татарстан ил төбәкләре арасында 4 нче урында һәм Идел буе федераль округында беренче урында тора, үзен авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итә. Бөртеклеләрдән рекордлы - 5,6 млн. тонна уңыш алынды».

Республикада 5 меңнән артык авыл хуҗалыгы оешмасы, шул исәптән 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы, шулай ук 468 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә, аларда күпсанлы федераль һәм республика дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, фермерларга грант ярдәме программасы, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ярдәм итү программасы эшли. 2020 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә генә дә 477 млн. сум бүлеп бирелгән. Югары ихтыяҗ булган юнәлешләр – шәхси хуҗалыкларында сыерларны саклап калу һәм мини сөтчелек фермалары төзү. Парламент башлыгы фикеренчә, булдыклы авыл кешеләрен әлеге проектларда катнашырга актив җәлеп итәргә кирәк.

Үз чыгышында Марат Җәббаров бу зона районнарының авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасында актив катнашуларын билгеләп үтте, ә Кукмара районы республика лимитының 335 млн.сумга якынын (14%ын) үзләштергән.

“Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы лимитлары 2021 елга, узган ел белән чагыштырганда, кыскартылды, бу безнең күләмнәрдә дә чагылыш тапты. Бер елга 1,3 млрд. сум каралган, шуларның төп суммасы «Авыл ипотекасы» программасын финанслауга каралган. Бүгенге көнгә кергән 3126 гаризадан 466сы буенча 993 млн сумлык ипотека кредиты бирелгән. Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан әлеге программага өстәмә лимитлар бирү мәсьәләсе карала. Шуңа күрә районнан сыйфатлы мөрәҗәгать документациясе булган очракта, сез өстәмә лимитларга дәгъва итә аласыз”, - диде министр.

Аннары ул агымдагы елда кече предприятиеләргә ярдәм итү буенча яңа «Агропрогресс» программасы эшли башлаячагы турында хәбәр итте. Программада авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә 120 млн. сумнан да ким булмаган күләмдә акчалата грант бирүдән гыйбарәт һәм ул кимендә 1 ел гамәлдә булачак. Грант бирү өчен төп күрсәткеч - үзебездә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне 10%ка арттыру.

Киңәшмә кысаларында «Түгәрәк өстәлләр» узды, анда фермер хәрәкәтен үстерүнең иң актуаль мәсьәләләре: шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен субсидияләнгән кредитлар бирүне яңарту, кулланучылар кооперациясе продукциясен сату өчен логистик үзәк булдыру турында фикер алыштылар.

Семинар-киңәшмә кысаларында яңгыраган тәкъдимнәр йомгаклау документына кертеләчәк һәм ул алга таба чаралар күрү өчен дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына җибәреләчәк. “Акыллы тәкъдимнәрне һәм инициативаларны хупларга тырышачакбыз”, – дип ышандырды парламент башлыгы.

Семинар-киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы авыл җирлекләре арасында ел саен үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International