Татарстанда ашлык киптерү комплекслары төзелә

2021 елның 25 мае, сишәмбе

«Август-Агро» ИК Кама Тамагы, Югары Ослан, Лениногорск һәм Теләче районнарында урып-җыю вакытында ашлык чистарту-киптерү өчен комплекслар  төзи. Объектлар агрофирма ашлыгының чисталыгын һәм сакланышын тәэмин итәчәк.

Комплекслар төзүнең барышы турында «Август-Агро» ИК генераль директорының ашлык саклау һәм эшкәртү буенча урынбасары Фәрит Гыйрфанов сөйләде.

"Август-Теләче"дә Үзәк авылы янында төзелеш эшләре башланды. Нигез салу эшләрен төгәллибез, металл  конструкцияләрен җыю бара. Газүткәргечен сузуны төгәлләп киләбез", - диде ул.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, «Август-Кама Тамагы» агрофирмасында ашлык чистарту-киптерү комплекслары ике мәйданчыкта: Олы Салтыкта һәм Мәйданда төзелә.

“1 июньгә бетон эшләрен төгәлләүне планлаштырабыз, хәзер металл конструкцияләрне җыюга керешәбез. Ашлык чистарту-киптерү буенча һәр комплекска газ, электр кертелә, керү юллары салына. Барлык мәйданчыкларда да эшләр проект буенча, янәшә территорияне төзекләндереп, алып барыла”, - дип өстәде Фәрит Гыйрфанов.

«Август-Лениногорск»да гамәлдәге «Кәркәле» комплексын реконструкцияләү төгәлләнеп килә. Биредә транспорт һәм бункер белән беренчел һәм икенчел чистарту машиналары урнаштырылган, мәйданчыкта бетон эшләре бара. Бу көннәрдә икенче ашлык киптерү комплексын монтажлау башланды.

Компания турында белешмә:

"Август-Агро" идарәчел компаниясе" ҖЧҖ - Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе. Республиканың Азнакай, Югары Ослан, Кама Тамагы, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Теләче районнарындагы предприятиеләрне берләштерә. Татарстанда «Август-Агро» идарәсендәге җирләр мәйданы 160 мең га тәшкил итә, шул исәптән чәчүлек җирләре – 140 мең га мәйданда, игелә торган культуралар:бөртекле, кузаклы, көнбагыш, рапс, кукуруз һ.б. Ит һәм сөт юнәлешендәге мөгезле эре терлекләрнең гомуми саны – 9 мең баш. «Август-Агро» авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми банкы 187 мең гектарга җитә (Краснодар краенда, Чуаш Республикасында һәм Казахстан Республикасында барлык хуҗалыкларны бергә исәпләгән кадәр). «Август-Агро» ИК - «Август» фирмасы» АҖенең - үсемлекләрне яклау буенча химик чаралар уйлап табучы һәм җитештерүче иң эре предприятиенең иярчен предприятиесе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International