Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Ел Матбугат хезмәте” халыкара конкурсында җиңүче булды

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Мәскәүдә «ART MOSCOW» кунакханә комплексында җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгечләр өчен «Ел Матбугат хезмәте-2020» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «PR с нуля» номинациясендәге проекты - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының 100 еллыгына багышланган, Татарстан авыл хуҗалыгы тарихы турында сөйли торган Сынаулар һәм җиңүләр гасыры. Кешеләр һәм җир тарихлары” китабы белән «Ел Матбугат хезмәте-2020» халыкара конкурсында өченче урынны яулап, Диплом белән бүләкләнде.

Китап Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның гомуми редакциясе астында чыкты һәм бу китап республика авыл хуҗалыгының гасырлык тарихын гомумиләштерергә беренче омтылыш булды. Редакция коллегиясе составына Министрлыкның күп хезмәткәрләре керде, алар китапка үз хезмәтләрен һәм белемнәрен кертү белән бергә, күңел җылысын да өстәп, аны тагын да баеттылар.

Бүләкләрне конкурсның жюри әгъзалары – җәмәгатьчелек белән элемтә өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар – Игорь Ваган, Лилия Глазова, Владимир Делов, Анна Сасим һәм Галина Харнахоева тапшырдылар. Тантананы конкурсның жюри рәисе һәм «Матбугат хезмәте» журналының баш мөхәррире Тимур Асланов алып барды.

«2021 елда «Ел Матбугат хезмәте» конкурсы унөченче тапкыр үткәрелә. 13 ел инде без бөтен Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән иң яхшы пиарчыларны сайлыйбыз һәм бүләклибез. Бу конкурска безгә 515 гариза бирелде. География, һәрвакыттагыча, шаккатырлык:Мурманск һәм Калининград, Көньяк-Сахалин һәм Хабаровск, Иркутск, Чита, Владивосток һәм Находка, Омск һәм Томск, Ноябрьск һәм Норильск, Сургут, Түбән Вартовск, Красноярск һәм Архангельск, Барнаул һәм Яңа Уренгой, Саратов һәм Волгоград, Төмән, Екатеринбург, Пермь һәм Чиләбе, Пенза һәм Тула, Казан һәм Уфа, Чаллы, Ижевск, Курган һәм Чабаксар, Ульяновск һәм Сарапул, Краснодар һәм Ростов-на-Дону, Симферополь һәм Сочи, Воронеж, Ставрополь, Липецк һәм Ковров, Тверь һәм Түбән Новгород, Черкесск һәм Баксан, Грозный һәм Махачкала, Белгород һәм Минск, Нур-Солтан һәм Бишкәк һәм, әлбәттә, Мәскәү һәм Санкт-Петербург һәм башка бик күп шәһәрләр», - диде Тимур Асланов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International