Марат Җәббаров Алексеевск районында терлек азыгы әзерләүнең барышы белән танышты

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Алексеевск районында булды. Ул район башлыгы Сергей Демидов белән бергә "Алексеевск" предприятиесендә булды, анда бар куәткә күпьеллык үләннәрне сенажга салу бара.

Сергей Демидов районда "яшел урак" барышы турында сөйләде.

“Районның барлык авыл хуҗалыгы оешмалары терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. 3 июньгә аграрийлар 1100 гектардан артык күпьеллык үлән чаптырдылар, шул ук вакытта 5 мең тоннадан артык сенаж салдылар”, - дип хәбәр итте район башлыгы.

Очрашу кысаларында шулай ук цифрлаштыру юлы белән терлекләрнең баш санын арттыру һәм җитештерү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

“Юл картасын булдырырга кирәк, анда төп тармакларны:үсемлекчелекне, терлекчелекне үстерүне оптимальләштерү буенча барлык адымнар этаплап бәян ителгән. Квартал ахырында бу юл картасын үтәүгә йомгак ясарга кирәк, ә ай араларында - мониторинг алып барырга”, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International