Балтач районында машина белән иң оста сыер савучыны сайладылар

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Балтач районында машина белән сыер саву осталарының 38 нче район конкурсы һәм эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының 14 нче район конкурсы узды.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, «Элита» баш нәсел предприятиесе» АҖ баш зоотехнигы Фәнил Кәбиров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре зоотехниклары катнашты.

Конкурсның беренче өлешендә катнашучылар теоретик сорауларга җаваплар бирделәр. Икенче, практик өлештә, сыер савучылар саву аппаратын сүтеп җыю буенча, сыер саву буенча биремнәрне үтәделәр, эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар ясалма орлыкландыру буенча осталыкларын күрсәттеләр.

Ярышлар йомгаклары буенча машина белән сыер саву осталары арасында 1 нче урынны «Дуслык» ҖЧҖеннән Анна Федорова алды, 2 нче урынны - «Яңа тормыш» АҖеннән Рәмзия Әсхәдуллина, 3 нче урынны «Якты юл» ҖЧҖеннән Раушания Габдрахманова алды. Эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторлары арасында 1 нче урынны «Татарстан» АХП ҖЧҖеннән Раушан Кәлимуллин алды, 2 нче урынны - «Труд» ҖЧҖеннән Римма Кузнецова, 3 нче урынны «Борнак» ҖЧҖеннән Илфак Фәләхетдинов алды. Барлык җиңүчеләргә һәм катнашучыларга Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International