Тәтеш районына Даниядән нәселле таналар кайтардылар

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Тәтеш районы агрофирмалары терлекләр санын   югары савымлы токымнар белән арттыралар.

Шушы көннәрдә «Татарстан» агрофирмасының сөт-товар комплексы мәйданчыгына Даниядән голштин-фриз токымлы 204 тана кайтардылар.  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, хәзер Тәтеш районында нәселле таналарның гомуми саны 1500 баштан артып китә. Аларның һәрберсе елга    10 мең килограммнан артык сөт  бирә. Хәзерге вакытта Тәтештә 62957 тонна сөт җитештерәләр, голштин токымлы сыерлар дөньяда иң күп сөт  бирә торган сыерлардан  санала, шуңа  күрә киләчәктә биредә дә  сөт җитештерү күләмен арттыруны    планлаштыралар. Югары савым һәм продукциянең сыйфаты бу токымга республиканың сөт фермаларында алдынгы урынны яуларга мөмкинлек бирде.

 "Таналар бик яхшы хәлдә килеп җиттеләр. Үзләрен яхшы хис итәләр, аларны күптән түгел реконструкцияләнгән фермада  урнаштырдылар. Хәзерге вакытта Италиядә җитештерелгән  заманча саву җайланмаларын урнаштыру бара, бу,  терлекләрнең сәламәтлеген саклап калып,  югары сыйфатлы сөт алырга мөмкинлек бирәчәк», – дип сөйләде Тәтеш районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Садриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International