Татарстанда «Ростсельмаш»ның икенче дилер үзәге ачылды

2021 елның 11 июне, җомга

 

Омск өлкәсендә күп еллар инде “Ростсельмаш”ның рәсми вәкиле булып торучы “Семиреченск тәэмин итү базасы” ААҖ урып-җыю кампаниясе алдыннан Татарстанда “Ростсельмаш”ның яңа дилер үзәген ачты.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Ростсельмаш» генераль директоры Валерий Мальцев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, «Семиреченск тәэмин итү базасы» ААҖ хуҗасы Тамир Алимбаев, шулай ук Татарстан Республикасы финанс структуралары вәкилләре һәм аграрийлар катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча алдынгы предприятиеләрнең берсе белән уртак эшчәнлек алып баруның һәм яңа дилерның төбәк үсеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын билгеләп үтте.

-Безнең республикада «Ростсельмаш» компаниясенең 2400дән артык техникасы бар. Соңгы 2 елда 4 млрд. сумлык 400 берәмлек техника сатып алынды, - диде Марат Җәббаров. Ул билгеләп үткәнчә, Ростсельмаш техникасына республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең ихтыяҗы зур. Предприятиедә сервис һәм дилер үзәкләре урнашкан.

«Ростсельмаш» генераль директоры Валерий Мальцев Татарстан Республикасында «Ростсельмаш» техникасына ихтыяҗ артуын билгеләп үтте һәм яңа дилер үзәге ачылу белән төбәк аграрийлары өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килү турында сөйләде.

«Әлеге үзәк ачылу белән без Татарстанда сервис экипажлары һәм инженерлар санын ике тапкыр арттырдык. Запас частьләрнең тагын бер склады барлыкка килде. Димәк, заказлар үтәү срогы кыскарачак, ә сервис инженерларының эш сыйфаты артачак һәм техника да яхшырак эшләячәк һәм аңа гарантия буенча да, гарантиядән чоры чыкач та хезмәт күрсәтеләчәк», - диде Валерий Мальцев.

Үзәктә заманча агромашиналарның күргәзмә мәйданчыгы, сату офисы, авыл хуҗалыгы предприятиеләре механизаторлары һәм инженерлары өчен уку аудиториясе урнашкан. Территориянең күп өлеше техникага хезмәт күрсәтү һәм склад бүлмәләре  өчен бирелгән. Сервис зонасында  берничә пост  эшли, аларда бер үк вакытта 4  техникага хезмәт күрсәтелергә мөмкин,  теләсә нинди катлаулы  эшләрне  башкару өчен барысы да бар. Сервис хезмәте 7 экипажны үз эченә ала. Гомуми мәйданы 500 квадрат метр булган заманча «җылы» склад комплексы, запас частьләрне оператив рәвештә бүлеп, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең теләсә нинди ихтыяҗын канәгатьләндерә алачак.

 Белешмә өчен: Ростсельмаш – составына 5 илдә 11 җитештерү мәйданчыгында урнашкан, РОСТСЕЛЬМАШ бренды белән  техника җитештерүче 13 предприятиене үз эченә ала  торган  компанияләр төркеме.   Компаниянең продукт  линейкасында 150дән артык модельдәге һәм 24 төр   модификациядәге  техника, шул исәптән ашлык һәм азык җыю комбайннары, тракторлар, сиптергечләр, азык әзерләү һәм ашлык эшкәртү җайланмалары  һ.б.лар  бар.     

“Ростсельмаш” техникасын сату, аны сатуга әзерләү һәм сервис хезмәте күрсәтү компаниянең илләр буенча 4 континентта   җәелдерелгән дилерлык челтәре аша башкарыла. Бүгенге көндә “Ростсельмаш” машиналарына дөньяның 40тан артык илендә ихтыяҗ бар.

Тулы булмаган 5 ел эчендә “Ростсельмаш” Татарстанга 700 үзйөрешле машина җибәрде.  Бу әле тагылмалы һәм асылмалы техниканы санамыйча гына. Тәэмин итү  динамикасы арта. 2020 елда республика аграрийлары предприятиедән 2019 елдагыдан   ике тапкыр диярлек күбрәк техника сатып алды. Сатып  алулар тенденциясе арта  бара.  2021 елның беренче кварталында  да   уңай динамика күзәтелде.   Шунысы игътибарга лаек, апрель аенда гына да Татарстан аграрийлары тарафыннан 2021 елның беренче   кварталында  алынган  кадәр  техника сатып алынган.    

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International