Татарстанлы ит һәм сөт терлекчелеге зоотехник-селекционерларының Бөтенроссия конкурсында абсолют чемпион булды

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Казанда сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының 2нче Бөтенроссия конкурсына йомгак ямау тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Дмитрий Бутусов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Чараны ачып, Марат Җәббаров терлекчелек тармагы өчен конкурсның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын, шулай ук белгечләрнең һөнәри осталыгын үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Бу бәйрәм генә түгел, ә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан башкарылган зур һәм кирәкле эш. Конкурста катнашкан өчен барыгызга да зур рәхмәт. Сез бездән барыгыз да канәгать булып, яхшы кәеф белән китәсез, дип ышанабыз», — диде министр.

Ярышларда Россиянең 63 төбәгеннән 77 конкурсант катнашты. Ярышлар Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе АҖ базаларында 3 этапта узды. Ярышлар югары продуктивлы терлекләр алу өчен хайваннар белән катлаулы һәм мөһим селекцион эшне колачлады.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы исеменнән катнашучыларны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Дмитрий Бутусов сәламләде.

«Россия Федерациясе АПКсындагы, терлекчелектәге югары казанышлар турында сөйләгәндә, әлбәттә, без кадрлар потенциалын күз алдында тотабыз һәм бу профессионалларның эш нәтиҗәсе икәнен яхшы аңлыйбыз. Сез үз эшегезнең осталары. Һәм без моңа тагын бер тапкыр инандык. Бу гади конкурс кына түгел, ә зур бәйрәм», - диде ул.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Рассвет» агрофирмасы АХҖКыннан Владимир Павлов ит һәм сөт терлекчелеге зоотехник-селекционерларының 2нче Бөтенроссия конкурсының абсолют чемпионы булды.

Нәсел эшен үстерүгә керткән өлеше өчен 1 урынны "ГЦВ" АҖеннән Ирина Турбина алды, 2 урынны — "ЭкоНива" холдингыннан Валерия Серебрянникова, 3 урынны "ПЛИНОР" РЦдан Ольга Васильева алды.

«Зоотехник хезмәте ветераны» номинациясендә Курган өлкәсеннән Раиса Савина җиңүче булды.

«Булачак селекционер» номинациясендә 1 урынны - Анастасия Вепренцева (Тула өлкәсе), 2 урынны - Юлия Марухина (Воронеж өлкәсе), 3 урынны Полина Еремина (Алтай крае) яулады.

 «Автоматлаштырылган белешмәләр базалары белән практик эш» номинациясендә 1 урынны - Ольга Ефремова (Новосибирск өлкәсе), 2 урынны - Зоя Миюц (Мәскәү өлкәсе), 3 урынны  Евгений Сасин (Орел өлкәсе) алды.

«Хайваннарның нәсел кыйммәтен бәяләү» номинациясендә 1 урынны Анастасия Матвеева (Удмурт Республикасы) алды, 2 урынны — Николай Герасимов (Оренбург өлкәсе), 3 урынны Людмила Поварова (Вологда өлкәсе) алды.

«Теоретик белемнәр» номинациясендә 1 урынны Татьяна Андреева (Киров өлкәсе) алды, 2 урынны - Елена Чапайкина (Самара өлкәсе), 3 урынны Анастасия Виноградова (Ленинград өлкәсе) яулады.

Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.

Д.А. Кисловский исемендәге күчмә кубокны "Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе" дәүләт казна учреждениесенә тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International