Кояшлы аяз көннәргә шатланып та өлгермәдек, кабат яңгырлар ява башлады. Әмма, шуңа да карамастан, Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов планлаштырылган чараны кичектермәскә хәл иттеләр. Алар механизаторлар арасында оештырылган ярышларның чиртатагы биш көнендә җиңүчеләрне котларга дип юнәлделәр.
Урып-җыю кампаниясенең кызган вакытында озакка киткән яңгырлар кырга чыгарга мөмкинлек бирми. Әмма, шулай булса да, комбайнчылар кул кушырып утырмыйлар, ә техниканы ремонтлау белән шөгыльләнәләр. Ә бит чын хезмәт кешесе өчен бушка узган һәр минут юкка чыккан бер көн ул. Шуңа күрә районда андый белгечләрне хөрмәт итәләр.
Бүгенгә Татарстанда барлык чәчүлек мәйданының 62%ында, ягъни 884,6 мең гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелды. Республиканың кайбер районнарыннан бөртеклеләрне җыю тәмамлану турында хәбәрләр килә.
Республика халкының күпчелеге өчен ял көннәре, бу күбрәк шәһәр халкына хас, ә авыл халкының тормышы башкачарак. Кырлардагы уңыш язмышы бүген игенчеләр кулында, һәр бушка киткән минут уңыш өчен куркыныч тудыра. Исәпләр көннәр, сәгатьләр белән дә түгел, ә минутлар белән санала. Кырларда үзләренең ялын да, бәйрәмен дә онытып эшләргә әзер торучы хезмәтчәннәр эшли. Аларның бүген максат – уңышны түкми-чәчми вакытында җыеп алу һәм үз районы кешеләрен генә түгел, ә республика халкын азык-төлек белән тәэмин итү.
Узган атнада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Камалетдинов район хуҗалыкларында булдылар һәм алдынгы механизаторларны бүләкләделәр.
Менделеевск районы кырларында, Туйма авылыннан ерак түгел, урып-җыюның иң кызган чоры. Биредә шәһәр халкы өчен хас булмаган комбайннар һәм машиналар гөрелдәгән тавыш тынып тормый. «КАМАЙ-АГРО» СПОК районда беренчеләрдән булып бөртекле культуралар җыюга керешкән иде. Туймада эш барышын күзәтеп торганнан соң, бу мизгелләрнең ни дәрәҗдә җаваплы һәм мөһим булуын аңлыйсың.
Буа районы кырларында урып-җыю эшләре көннән-көн кыза. Комбайнчылар аяз көннәрнең һәр минутыннан нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар. Хәзер бөтен көчне эшкә җигәргә кирәк. Алдынгы хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чаралары да эшләнгән. Эшкә атна саен йомгаклар ясала, беренче, икенче, өченче урыннарны алган комбайнчылар акчалата премияләр һәм район башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Бу көннәрдә көзге чәчүгә керешкән хуҗалыклар саны арта бара, кайбер муниципаль районнарда көзге чәчү планлаштырылган мәйданның чирегендә башкарылган инде.
Быелгы ел уңышының язмышын кырларда комбайнчылар гына түгел, ә элеватор хезмәткәрләре дә хәл итә. яңгырлы көннәрдән соң суктырылган ашлык дымлы килә. Аны саклауга салу өчен 13% дымлылыкка җиткереп киптерергә кирәк.
Һәркөнне үзгәреп тора торгаг һава торышы Татарстан игенчеләре өчен җитди сынауга әзверелде. Уракның кызган чагында гына коеп яңгырлар ява башлады. Әмма әзрәк кояш күренүгә техника кырга чыга.