Менделеевск районыннан кыр хәбәрләре: яңгырлар аркасында кырга чыгып булмый, әмма комбайнчылар эшсез утырмый

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Урып-җыю кампаниясенең  кызган  вакытында  озакка киткән  яңгырлар  кырга  чыгарга  мөмкинлек бирми.  Әмма,  шулай  булса да, комбайнчылар кул кушырып  утырмыйлар, ә  техниканы  ремонтлау  белән  шөгыльләнәләр.     Ә бит чын  хезмәт кешесе  өчен  бушка узган һәр минут юкка чыккан    бер  көн  ул.     Шуңа  күрә   районда  андый  белгечләрне хөрмәт итәләр.  

Шушы  көннәрдә    Менделеевск  районы  башлыгы  ярдәмчесе   Хәйдәр Хадиуллин, Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы  Илнур Фарухшин белән бергә, 2019 елның  августындагы  икенче  бишкөнлек   йомгаклары  буенча  комбайнчыларны  бүләкләделәр.    

Район  башлыгының  Рәхмәт хаты  һәм бүләкләү    сертификаты  белән   комбайнчы Риналь Аглиев бүләкләнде, ул   405 тонна  ашлык  суктырган, шундый  ук  бүләккә  машина йөртүче    Данил Афонин да  лаек булды, ул  600 тонна  ашлык  ташыган.  Алар  районда  иң  югары  күрсәткечләргә  ирешүчеләр.    

Аглиев Риналь      «Нива» СК-5 штурвалы  артында  ел  саен  башка чит  ил  комбайннарыннан  калышмыйча  нәтиҗәле  эшләргә  мөмкин булуын  раслый.   Моңа  Казан дәүләт  аграр  университетында «Инженер-механик» белгечлеге  буенча  алган  белеме  дә  ярдәм  итә.     2018 елда  ул  Татарстанның  иң  яхшы  комбайнчылары  арасында  булды.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча,   Менделеевск районында  28 августка           8 мең  га мәйданда  ашлык  суктырылган,  бу  барлык  мәйданның   65%ын  тәшкил  итә,     20,9 мең  тонна  ашлык  җыелган,  бер гектардан  уртача  уңыш    26 центнер  тәшкил  итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International