Буа районыннан кыр хәбәрләре: комбайнчылар һәр минуттан нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар

2019 елның 23 августы, җомга

Буа районы  кырларында  урып-җыю  эшләре көннән-көн кыза.    Комбайнчылар  аяз  көннәрнең  һәр минутыннан  нәтиҗәле  файдаланып калырга  тырышалар.  Хәзер  бөтен  көчне  эшкә  җигәргә кирәк.  Алдынгы  хезмәткәрләрне  матди  кызыксындыру  чаралары  да  эшләнгән.  Эшкә атна  саен  йомгаклар  ясала, беренче, икенче,  өченче  урыннарны  алган  комбайнчылар акчалата  премияләр  һәм  район башлыгының  рәхмәт хатлары  белән  бүләкләнә.  

Бу атнада  районда  югары  күрсәткечләргә  ирешкән  иң  яхшы  комбайнчылар  булып  түбәндәгеләр  танылды:    Илдус Насыйбуллин​ -     «Коммуна» ҖЧҖеннән, Сергей Мостяков һәм  Рәдис Төхвәтуллов -  «Авангард» ҖЧҖеннән. Алар  Акрос-500​ комбайннарында   1232, 1171, 1162 тонна  ашлык  суктырдылар.  Дмитрий Сидоров, Фирзәр Хәттапов һәм​ Наил Зәйнетдинов  -    «Авангард» ҖЧҖеннән,   Нью Холанд комбайннарында    1625, 1619, 1525 тонна ашлык  суктырып,  шулай  ук  атна  алдынгылары  булдылар. 

«Болар үз эшләренең  иң  осталары.   Мәс., Илдус Насыйбуллин һәм  Дмитрий Сидоров узган  елда  республика конкурсында  җиңүчеләр  булган  иделәр», - диде  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Рәнис Габитов

Районның  иң яхшы  комбайнчыларын  Буа муниципаль районы башлыгы     Марат Җәббаров һәм Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы   Рәнис Габитов котладылар. Алар  авыл  хезмәтчәннәренә  тырыш  хезмәтләре  өчен  рәхмәт  белдерделәр һәм  аларның  җаваплы  эшләрендә  алга  таба да  уңышларга  ирешүләрен  теләделәр.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча,  Буа районында  23 августка  26,2 мең  гектарда  иген суктырылган,  бу  барлык  мәйданның     52%ын  тәшкил  итә,     81,5 мең тонна  ашлык  җыелган,  бер гектардан  уртача  уңыш  -  31,1 центнер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International