Әлки элеваторында сәгать саен 100 тонна ашлык киптерелә һәм саклауга җибәрелә

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Быелгы  ел  уңышының  язмышын кырларда   комбайнчылар гына  түгел,  ә    элеватор хезмәткәрләре  дә  хәл  итә.  яңгырлы  көннәрдән  соң  суктырылган  ашлык   дымлы  килә.  Аны  саклауга  салу  өчен  13% дымлылыкка  җиткереп  киптерергә кирәк.  

Базарлы-Матак   элеваторы  быел  үзенең  юбилей  елын  билгеләп  үтә   – беренче  мәртәбә  икмәк  кабул  ителүгә  15 ел,  әмма  бу  бәйрәм итәп  өчен  сәбәп  түгел,   чөнки  эш  кайнап  тора.  Предприятиедә  100 мең  тоннага  кадә  ашлык  саклау  каралган.  Бер  үк  вакытта  дүрт киптерү  агрегаты  эшли.    Кырлардан  бер-бер  артлы  ашлык  төягән машиналар  агыла.  Белгечләр,  аларны  тизрәк  бушатып, машиналарны  кайтарып  җибәрергә  тырышалар. 

Элеваторга  кергән  ашлык     лаборатор тикшерү  уза.   Лабораторияне       элеваторның  “йөрәге” дип атыйлар.  Аның  аша  һәркөнне    100дән артык  ашлык  төягән машина  уза,  аларның  күбесе  әле  тагылма белән.     Лабораториядә  эшләүче  кызлар  анализ  өчен  үрнәкләр  алалар һәм  аларның  чүпләнү, дымлылык һәм ашлыкның  сортын  билгелиләр.  

Элеватор ачылганнан  бирле  аңа    Гөлҗиһан   Садыйкова җитәкчелек  итә.  Аның  бөтен  тормышы тегеләй дә болай  да  икмәккә  бәйле.  Белгечлеге  буенча  ул  икмәк  пешерү  технологы, ул  озак  еллар   Салман  пекарнясында  эшләгән. 

«Бездә ел  саен  яңа  җайланмалар  кертелә,  яңа  сортлар  белән  эшләргә  туры  килә.  Шуңа  күрә  җитәкчелек  һәр елны  укулар  уздыра, безнең  белемнәрне  арттыруга,  осталыкны  камилләштерүгә  юнәлдерелгән   курслар  һәм семинарлар   оештыра», – дип  сөйлиләр  тәҗрибәле  белгечләр. 

Технологлар  булып  шулай  күп еллар  инде   Рәмзия Шиһапова, Рузия Хисмәтова  да  эшлиләр.  Ашлыкның  сыйфатлы  саклануын  лаборатория  хезмәткәрләре   ныклы   контрольдә  тоталар.  Ашлыкны  орлыкка   салап калдыру  өчен  аерым    технолог  эшли. Бу җаваплылыкны    Гүзәл  Бәшәрова үти. 

Бу  көннәрдә   элеваторга  көзге  бодай, арпа килә.   Ашлык  турыдан-туры  киптерү  агрегатына  керә.    «Хәзер  бездә  киптерү  буенча  дүрт линия  эшли.   Бер  сәгать  эчендә  уртача  100 тонна  ашлык  13    процентлы  дымлылыккка  җиткерелә һәм   саклагычларга  салына.  Күпчелек  хезмәткәрләр  озак еллар  буена  тәҗрибә  туплаган  кешеләр», – дип  сөйли  предприятиенең  баш  инженеры   Владимир Сивенков.

Биредә  Алексеевск агрокөллиятенең  Базарлы-Матак  филиалы  студентлары  Эдуард Черников һәм  Рәсим Гатауллин   да  җәй  буе эшлиләр.    «Алар  теләсә  нинди  йомышны  җиренә  җиткереп,  җаваплылык тоеп  башкаралар.    Димәк,  лаеклы  алмаш  үсеп килә», - диләр  предприятиедә. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча,    Әлки  районында  20 августка  19,7 мең  га,  суктырылган,  бу  барлык  мәйданның   59%ын  тәшкил  итә,     48,3 мең  тонна  ашлык  җыелган, бер гектардан  уртача  уңыш    24,6 центнер  тәшкил  итә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International