Татарстан игенчеләре көзге культураларны фаразлана торган мәйданның 10%ыннан артыгында чәчтеләр инде

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Бу көннәрдә  көзге  чәчүгә керешкән хуҗалыклар  саны  арта  бара,  кайбер  муниципаль районнарда  көзге  чәчү  планлаштырылган  мәйданның  чирегендә   башкарылган  инде.   

«Бүгенгә республикада  көзге  бөртекле  культуралар  65,7 мең  га мәйданда  чәзчелгән,  бу  фаразның   12,1%ын  тәшкил  итә», – дип  хәбәр  итте  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  игенчелекне  үстерү  бүлеге  башлыгы  урынбасары    Фәргать Зиннәтов.

Белгеч  сүзләренә  караганда,  көзге  культуралар  өчен   541,3 мең   га җир каралган, шул  исәптән  бодай  –   398 мең   гектарга  якын, арыш  – 138 мең   га.   14,2 мең   га терлекләр азыгы  өчен  чәчеләчәк.    «21 августка  республика  буенча  көзге  бодай  31,2 мең   га чәчелгән, арыш  – 34,5 мең   га», – дип  төгәлләштерде  Фәргать Зиннәтов.

Кайбер  муниципаль районнарда  көзге  чәчү  планлаштырылган  мәйданның  чирегендә  башкарылган инде.    Мәсәлән,  Кукмара  һәм Саба  районнарында  көзге  культуралар  2,6 мең   га мәйданда (32%) чәчелгән.   Арча  районында   –  4,5 мең   га (27%), Теләче  районында  –   1,5 мең   га (26%).

«Безнең районда  көзге  культураларны   16 мең   га мәйданда  чәчү  планлаштырылган, шул  исәптән  арыш  –   12,2 мең   гектардан  артык,    бодай  – 3,8 мең   га. Бүгенгә  бездә  арыш    4,5 мең   га мәйданда  чәчелде», – дип хәбәр  итте  Арча районының  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы     Ренат Гатиятов.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  опратив  белешмәләре  буенча,  21   августка Арча  районы  көзге  чәчү башкарылу күләме  буенча  беренче  урында  бара.   Икенче  урында   - Әлки  районы, биредә  көзге  бодай  һәм көзге  арыш  4,4 мең   га чәчелгән, өченче  урында -  Сарман  районы – 2,9 мең   га. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International