Кайбыч районыннан кыр хәбәрләре: алдынгылар байрагы иң яхшы комбайнчылар кулында

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Узган  атнада  район башлыгы  Альберт  Рәхмәтуллин һәм Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы  Радик Камалетдинов     район  хуҗалыкларында  булдылар  һәм алдынгы  механизаторларны  бүләкләделәр.

Рәхмәт хатлары  һәм акчалата  премияләр  белән  “Дубрава” агрофирмасыннан  Айрат  Сафиуллин, “Кубня” агрофирмасыннан  Альберт Лазарев, “Золотая Нива”  агрофирмасыннан Вячеслав Туртыгин һәм “Туган Як-агро” агрофирмасыннан Фәнис Бикбов бүләкләнделәр.

“Дубрава” агрофирмасыннан  Айрат  Сафиуллин  берничә  атна  инде  алдынгылар  рәтендә. “Класс-Тукано” комбайнында   ул  9163 центнер  ашлык суктырган. 2018 елда  ул  Татарстанның  иң  яхшы  комбайнчылары  рәтендә  иде.

“Золотая Нива”  агрофирмасында  соңгы  җидекөнлектә   шулай  ук  узган  ел  “Иң яхшы  комбанчы” республика конкурсында  җиңүче  Вячеслав Туртыгин алда  бара.  “Класс Мега” комбайнында  ул  9267 центнер  ашлык  суктырган. 

Комбайнчы Фәнис Бикбов ел  саен  зур  күрсәткечләргә ирешә.  Быел  да  ул 4739   центнер  ашлык  суктырган инде. 

Район  буенча  “Кубня” агрофирмасы  алдынгылыкны  бирми.  Узган  атнада  комбайнчы Илдар  Шәрәфиев алга  чыккан  булса,  бу  атнада  Альберт Лазарев алга  чыкты.  Ул  да  Татарстан  буенча  узган  елның  иң яхшы  комбайнчысы  иде.  “Класс Мега” комбайнында  ул  10376  центнер  ашлык  суктырган.  Гадәттәгечә, район  башлыгы  Альберт  Рәхмәтуллин һәм Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы  Радик Камалетдинов, шулай  ук  агрофирма директоры  Валерий Поляков    аңа  ике  күчмә  байрак тапшырдылар,  берсе  -  районныкы булса,  икенчесе  - агрофирманыкы, тагын  Рәхмәт хаты  һәм акчалата  премия бирделәр һәм алга  таба  уңышлар  теләделәр.   

 Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча,  Кайбыч  районында  26 августка 13,1 мең га  мәйданда  ашлык суктырылган,  бу  - фараздан  66%, 38,9  мең  тонна  ашлык  җыелган,  бер гектардан  уртача  уңыш  - 29,6 центнер.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International