Менделеевск районыннан кыр хәбәрләре: кәеф күтәренке, ике атна эчендә урып-җыюны төгәлләргә уйлыйбыз

2019 елның 24 августы, шимбә

  Менделеевск  районы  кырларында, Туйма авылыннан  ерак түгел,  урып-җыюның  иң  кызган  чоры.   Биредә шәһәр  халкы  өчен    хас булмаган   комбайннар  һәм машиналар  гөрелдәгән  тавыш  тынып  тормый.    «КАМАЙ-АГРО» СПОК районда  беренчеләрдән  булып бөртекле  культуралар  җыюга  керешкән  иде.  Туймада  эш барышын  күзәтеп  торганнан соң,  бу  мизгелләрнең  ни  дәрәҗдә җаваплы  һәм мөһим  булуын  аңлыйсың.  

 Менделеевск районы  башлыгы  Валерий Чершинцев Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы  Илнур  Фарухшин  белән  бергә   урып-җыю кампаниясе адынгыллар билгеләп  үттеләр.   Комбайнчы  Риналь Аглиев бишкөнлек  йомгаклары  буенча    380 тонна  шалык  суктырган,  ә  машина  йөртүче     Зөфәр  Абдуллин   660 тонна  ашлык  ташыган. Егетләр күрсәткечләре   районда  иң  яхшы.  Риналь Аглиев  үз эшенең  танылган профессионаы.   2018 елда  ул  республиканың  иң  яхшы комбайнчылары  арасында  булган  иде.   

«Бер гектардан    30 центнер алырга  уйлаган  идек, безнең  хуҗалыкта  әлегә   нәтиҗә – 40 килеп  чыга, - диделәр  белгечләр.  – Барлык  эшләрне уңай  агротехник срокларда  башкардык.  Хуҗалыкта   бөртекле  культуралар    900 гектарда  чәчелде. Суктыруда   3 комбайн эшли,  чаптыруда – 2. Ике «КамАЗ»   автомашинасы  һәм бер  трактор ашлык  ташый.  8    механизатор алдынгылар  рәтендә, шулар арасында - Аглиевлар гаиләсенең барлык  ир-атлары”.    «Һава торышы  әлегә безне сөендерә,  ике  атна  эчендә  урып-җыюны  төгәлләргә уйлыйбыз. Кәеф күтәренке» - дип шатлана гаилә  башлыгы, егетләрнең атасы    Рәис Аглиев.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча,    Менделеевск районында ом районе   23 августка   6,6 мең  га ашлык  суктырылган, бу  барлык  мәйданның    46%ы,     17,6 мең  тонна  ашлык  җыелган,  бер  гектардан  уртача  уңыш    26,8 центнер тәшкил  итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International