Апас районыннан кыр хәбәрләре: игенчеләр тәүлек буе эшли, әтисе – көндез, ул - төнлә

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Республика халкының  күпчелеге өчен  ял көннәре,   бу  күбрәк  шәһәр халкына  хас,  ә авыл  халкының  тормышы  башкачарак.     Кырлардагы  уңыш  язмышы  бүген  игенчеләр  кулында,  һәр  бушка  киткән  минут  уңыш  өчен  куркыныч тудыра. Исәпләр  көннәр,  сәгатьләр   белән  дә түгел,  ә минутлар белән  санала. Кырларда  үзләренең ялын да,  бәйрәмен  дә онытып эшләргә әзер  торучы  хезмәтчәннәр  эшли.  Аларның  бүген максат – уңышны  түкми-чәчми вакытында  җыеп алу һәм үз районы кешеләрен  генә  түгел,   ә республика  халкын  азык-төлек  белән  тәэмин  итү.

Апас районында игенчеләр  хезмәтенә  олы  хөрмәт белән  карыйлар һәм һәркөнне  иң  яхшы  экипажларга   “кыр  премияләре” бирәләр. Бу  ял  көннәрендә  Юмралы бүлекчәсе  игенчеләре         Дамир Фазлыев һәм Илназ Ибәтов район  башлыгы  Рәшит Заһидуллиннан  5 мең  сум  күләмендә кыр  премияләре  алдылар. 

Дамир Фазлыев узган  ел да  “Иң яхшы комбайнчы” республика конкурссында  призлы  урынны  алган  иде. 

“Әлегә  көннәр  яхшы  торганда, тәүлек  буе,  ике  сменада  эшлибез. Кырга  ашарга  китерәләр, уңыш  та  сөендерә. Безнең хуҗалыкта  гектардан  40 центнер уңыш  чыга. Ирешкән уңышлар  өчен  бирелә  торган  “кыр премияләре” дә  шатландыра, эшкә  дәрт  өсти”,  - дип сөйли  Илназ Ибәтов.

Дәүлики авылыннан  Фирдүс һәм Ринат Ибәтуллиннар экипажы    да  һәр елда  алдынгылар  рәтендә  бара. Бу  сезонда  алар  26702  центнер ашлык  суктырдылар һәи икенче  мәртәбә  кыр премияләренә лаек булдылар.  Әтиле-уллы  Ибәтуллиннар  - үз эшенең  чын  осталары. Гаилә башлыгы Фирдүснең  быел  12 нче  сезоны,  ә узган  ул  Татарстанның  иң яхшы  комбайнчыларының  берсе  иде.  Ринат урып-җыю эшләрендә  бишенче  сезон катнаша. 

“Уракта  һәр елны  катнашырга  тырышам,  әти көндез эшли,  ә мин  күбрәк  төнлә  эшләргә яратам. Туган  ягың кырларыннан  икмәк  җыю – зур  бәхет  ул. Һәр игенченең  төп максаты  - икмәкне вакытында  һәм  югалтуларсыз    җыеп  алу”, -  дип  сөйли Ринат.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча,  Апас районында  26 августка 19,4 мең га  мәйданда  ашлык суктырылган,  бу  - фараздан  71%, 62,8 мең  тонна  ашлык  җыелган,  бер гектардан  уртача  уңыш  - 32,4 центнер.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International