ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

28 мартта Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Николай Титов «Реальное время» газетасы  оештырган  түгәрәк  өстәл  янында  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре һәм фермерлар  белән очрашты.   


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

26 мартта Арча районының    «Кырлай» агрофирмасы   базасында  районында  авыл  хуҗалыгы   культураларын  игүнең заманча    технологияләре темасы  буенча   семинар-киңәшмә  узды,  анда  Арча һәм Әтнә муниципаль районнары хуҗалыкларының  җитәкчеләре  һәм    агрономнары  катнашты.  


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Фидакарь хезмәт итеп танылган  шәхесләр, бай тәҗрибәле һәм  мактаулы  хезмәт кешеләре, үз эшенең осталары  турындагы “Безнең рубрика”ның  бүгенге  герое  -    Козлов Петр Андреевич, ул  40 елга  якын  авыл  хуҗалыгы  тармагында  эшли.


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

5 мартта Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан  Республикасының  җирләренең  уңдырышлылгын  арттыру  мәсьәләләре  буенча  эш киңәшмәсе  узды.    Киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  җир  һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре  бүлеге  башлыгы   Александр Дружин, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  игенчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы  урынбасары Фәргать  Зиннәтов,   «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан  Республикасы филиалы  җитәкчесе      Вәгыйз Минһаҗев,   «Госсортокомиссия” ФДБУенең Татарстан  Республикасы филиалы  башлыгы     Виталий Новичков,   «Татмелиоводхоз идарәсе» ФДБУ директорының беренче  урынбасары Азат Рамазанов, ,   «Татмелиоводхоз идарәсе» ФДБУ директорының максатчан программаларны  гамәлгә ашыру  буенча    урынбасары    Раил  Кәримуллин,  «Казан ДАУ»  югары  белем  бирү  ФДБМУенең фәнни һәм халыкара  эшчәнлек  буенча  проректоры    Рөстәм Низамов, «Казан ДАУ»  югары  белем  бирү  ФДБМУенең агрономия  факультеты     Игорь Сержанов, «Земля» РКЦ” АҖ техник   директоры   Георгий Яшков, «Земля» РКЦ” АҖ әйдәүче  белгече  Раил Шәкуров,   «Татарский» ҮАС (ЦАС) ФДБУ директоры   Әнәс Локманов, ТатНИИАХП – Россия  фәннәр академиясе  Казан  фәнни үзәгенең   аерымланган структур  бүлекчәсе  җитәкчесе    Әхтәм Яппаров. 


1
март, 2019 ел
җомга

Бүген  үзенең  көндәлек  хезмәте  белән  абруй  һәм ихтирам яулаган  гади кешеләр  турындагы безнең  “Хезмәт кешеләре”   рубрикасының  төп  герое  - үзенең  зур  гаиләсе  белән  комбайнчы-тракторчы Мөхәрләмов Хәбир Нәзир улы.  Ә гади комбайчының  гаиләсе  кечкенә  түгел.  Хатыны  Алсу    Гилемханова  белән алар  15  баланы  аякка бастырганнар.  


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  үзенең  көндәлек  хезмәте  белән  абруй  һәм ихтирам яулаган  гади кешеләр  турындагы безнең  “Хезмәт кешеләре”   рубрикасының  төп  герое  -    Хөснетдинова Мария Николаевна.


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Без  һәр атнада,  авылда  үз эшен  ачып,  аягында  нык торучы кешеләр,  гаилә фермалары һәм  яраткан  эше  белән шөгыльләнүче  яшь эшкуарлар турында  язабыз.  Шундый  кешеләрнең  берсе – виноград үстерүче  Александр Зверев, ул  үзенең  25 сотый  кишәрлегендә  100 төрле  виноград  үстерә.  

2019 елның 28 феврале – 1 мартында Чуаш Республикасы  башкаласы   - Чебоксар шәһәрендә    «Бәрәңге-2019» төбәкара  күргәзмәсе  узачак.  Анда  Россиянең 20 төбәгеннән,  шул  исәптән Татарстаннан  да  вәкилләр катнашуы  көтелә.    


23
февраль, 2019 ел
шимбә

Бүген  безнең    көндәлек  хезмәте  белән абруй  һәм ихтирам яулаган  кешеләр турындагы  “Хезмәт кешеләре” рубрикасының  герое  -  Захаров Николай Иванович. Ул  1929 елның   20 сентябрендә  Октябрь  районының  Иске Чаллы  авылында  крестьян гаиләсендә туа.  Бөек Ватан  сугышының  икенче  елында  авылның  җиде  еллык  мәктәбен  тәмамлый.  Аңа алга  таба уку турындагы  хыялларын онытып  торырга  туры  килә,  чөнки  кырларда  һәм фермада авылдашларына булышырга  кирәк  була.  


22
февраль, 2019 ел
җомга

Без һәр атнада  авылда  үз эшен  ачкан кешеләр,  гаилә фермалары,    аякларында  нык торучы  һәм үз туган  авылында  күңеленә  хуш килгән эш белән шөгыльләнүче  эшкуарлар турында  язабыз.  Шундыйларның  берсе  -  Тәтеш  районыннан   Радик Нургалиев. Ул  Кече  Әтрәс авылында  туып,  шунда  ук крестьян хезмәте  үрнәкләрен  күреп  үсә.  Бүген  инде  ул  “Нур” агрофирмасы” ҖЧҖенең    генераль  директоры, бу  хуҗалык  авыл  хуҗалыгы  җитештерүе  буенча  алдынгы  хуҗалыклар  рәтендә.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International