Министрлыкта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән агробазарны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

28 мартта Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Николай Титов «Реальное время» газетасы  оештырган  түгәрәк  өстәл  янында  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре һәм фермерлар  белән очрашты.   

Чарада  алдагы  елларга  агробазарны  үстерү    перспективалары  һәм бүгенге көнгә  агросәнәгать комплексы  өлкәсендәге  вәзгыять турында  фикер алыштылар.    

 2019 ел башыннан  АПК өлкәсендә  акчалата  керемнең  үсеше  күзәтелә.  Бу  вәзгыятьне аңлатып,  Николай Титов, бу  үсеш  сатып  алу  бәяләренең  күтәрелүе нәтиҗәсендә булды,  дип  әйтте.    «Сөтнең   уртача  бәясе  бүген    24 сум  тора, ашлыкка  бәяләр  дә  тотрыкланды.   Алтын  урталыкка ирешеп булды,  бүгенге  бәяләр  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләрен дә,  сатып  алучыларны  да  канәгатьләндерә», -  диде   министрның  беренче  урынбасары.

 Перспективалар  турында  сөйләгәндә,  Николай Титов республикада  авыл  хуҗалыгы  җитештерү-эшкәртү  кооперативларының  үсешенә аерым  игътибар  итте.    «Татарстанда   252 авыл  хуҗалыгы  кооперативы  бар. Болар – бер максат белән берләшкән    тарафдашлар    командалары.      Кооперациянең  төп  бурычы  продукцияне эшкәртү һәм сатуны  уңышлы  хәл итүдән гыйбарәт,  шул  исәптән  чит  ил  базарларына  чыгу.     Моннан  тыш,  авыл  хуҗалыгы кооперативлары  эшчәнлегенә  Министрлык  тарафыннан  һәрьяклап   ярдәм  күрсәтелә», - дип билгеләп  үтте  Николай Титов.

Түгәрәк  өстәлгә җыелган  фермерлар шулай  ук  Министрлыкка  аның  тарафыннан  күрсәтелә  торган  ярдәм  өчен рәхмәт әйттеләр  һәм  берләшү  зарурлыгы  белән килешүләрен  белдерделәр,   чөнки, бу  тиз генә  нәтиҗәсен  бирмәсә  дә,  аның ресурсларны  саклап  калырга  һәм  конкуренциягә сәләтлерәк  продукция  җитештерергә  ярдәм  итәчәгенә ышаналар.  Шул  ук  вакытта, продукциянең  үзкыйммәте  төшү  аның  сыйфатына  тәэсир  итми.     

Яклар  куллану сәләтенең  кимүе  һәм  бу  проблеманы  хәл итү юллары  хакында  да  фикер алыштылар.  Моннан  тыш,  катнашучыларның  игътибарын  авыл  хуҗалыгы процессларын  роботлаштыру мәсьәләсе дә   җәлеп  итте.   

Николай Титов, бүгенгә  республикада    1240 гаилә фермасы бар, шуларның    570тән артыгы  югары  технологияле,  диде.  Тулысынча  роботлаштырылган  фермалар да  бар,  аларда  робот 40-60 сыерга  хезмәт күрсәтә.     Шуны  әйтергә кирәк,  иң сыйфатлы  продукт  – кеше  хезмәте  кулланылмыйча  алына  торган  сөт,  дип  билгеләп  үтте  министр урынбасары.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International