Арча районында авыл хуҗалыгы культураларын игүнең заманча технологияләрен карадылар

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

26 мартта Арча районының    «Кырлай» агрофирмасы   базасында  районында  авыл  хуҗалыгы   культураларын  игүнең заманча    технологияләре темасы  буенча   семинар-киңәшмә  узды,  анда  Арча һәм Әтнә муниципаль районнары хуҗалыкларының  җитәкчеләре  һәм    агрономнары  катнашты.  

Кунакларны  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы   Ренат Гатиятов  һәм    «Сервис-Агро» ҖЧҖ директоры  Габделхәй Кәримов  сәламләде.

Очрашу  барышында  Дәүләт сорт комиссиясе  җитәкчесе   Виталий Новичков тотрыклы  һәм югары  уңыш  алу  өчен  орлыкчылыкны  үстерүнең  заманча  технологияләре һәм сортларны  алыштыру  мәсьәләләре  турында  сөйләде.  

 «Бөтенроссия  Кукуруз фәнни-тикшеренү  институты» ФДБФУнең  баш  фәнни хезмәткәре   Валентина Багринцева һәм  «Бөтенроссия  Кукуруз фәнни-тикшеренү  институты» ФДБФУнең  кукуруз  игү  технологиясе  бүлегенең  әйдәүче  фәнни хезмәткәре   Иван Ивашененко ашлык   һәм  силос  өчен  кукуруз   игү   технологиясе  үзенчәлекләрен  өйрәттеләр.  

Аннары    Сервис-Агро компаниясе директоры  урынбасары  Марат Шәрәфетдинов пестицидлар белән  эшләгәндә  су  сыйфатының  әһәмияте   турында  һәм  Батр  препаратларын  куллану  нәтиҗәсендә  югары  уңыш  алуга  ирешү буенча    фирманың  фәнни ысуллары  турында  сөйләде.    

Чара  ахырында  «Игенче» агрофирмасының  баш   агрономы   Марат Вахитов  рапстан  тотрыклы  югары  уңыш  алуда технологияләрнең  кайбер  җитешсез  якларын  аңлатып  китте.   

Чарада  катнашучылар семинарның  файдалы булуын  билгеләп  үттеләр һәм  аларның  күбесе вегетация  чорында  чәчүлекләрне  эшкәртү  буенча  үз  алымнарын  хәтта  яңадан  карарга  булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International