ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Камский бекон» авыл хуҗалыгы предприятиесе - Россиянең иң эре дуңгызчылык предприятиеләренең берсе. Компания эшчәнлегенең төп юнәлешләре - үсемлекчелек, сөт терлекчелеге, сугым һәм итне беренчел эшкәртү.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 12 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар узачак, ул «Меркурий» системасын автоматлаштыруга һәм эшкәртүчеләр өчен сертификацияләүгә багышлана.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Вкусы России» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Васькино счастье» бренды астында чыгарыла торган, комбинатның горурлыгы булган  «Зеленодольский» катыгын тәкъдим итте.


11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы АПК продукциясен экспортлау күләме 227 млн. доллар тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 76,3 млн.долларга күбрәк. Татарстан Республикасы АПК продукциясен экспортлау структурасында май продукциясе иң зур өлешне (70% чамасы) алып тора, ул Төркия, Мисыр, Алжир, БДБ һәм Балтыйк буе илләренә җибәрелә.

9 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан АПК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс үткәрелә. Мондый тикшерү Сарман районында узды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев кушуы буенча «Контроль сәгате» форматында чираттагы киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, шулай ук республиканың эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.


10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Икмәк-кондитер комбинаты» АҖен тәкъдим итте.

9 ноябрьдә «Россия тәмнәре» конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланды. Илнең 79 субъекты 500ләп төбәк азык-төлек продуктлары брендын әлеге сайлап алу конкурсына тәкъдим итте, алар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнә торган комплекслы ярдәм итү программасында катнашачак. Шулай итеп, конкурс ярдәмендә Россия тәмнәренең масштаблы картасы булдырылды - гомумроссия дәрәҗәсендә беренче тапкыр илнең төп азык-төлек брендлары турында күләмле мәгълүмат тупланды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бердәм кайнар линия телефоны 8-800-444-16-70 эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле (бу елның апрелендә) Министрлык белгечләре 589 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (44%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга бирелә торган дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлеге һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә-мәгълүмат актуаль булып кала.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, хәзер Татарстаннның органик продукция җитештерүче аграрийлары, «Тест-Татарстан» сертификацияләү буенча республика методик үзәгендә сертификация узып, органик продукция җитештерүчеләрнең бердәм дәүләт реестрына кертелү һәм үз продукцияләрен «Органик» бердәм тамгасы белән маркировкалау хокукын алалар. Бу - яшел фонда рус һәм инглиз телләрендә «Органик» сүзе язылган, шулай ук сатып алучыга җитештерүче турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә торган QR-код куелган ак яфрак рәвешендәге махсус тамга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International