Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Васькино счастье» катыгын “Россия тәмнәре” («Вкусы России») конкурсында катнашуга тәкъдим итте

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Вкусы России» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Васькино счастье» бренды астында чыгарыла торган, комбинатның горурлыгы булган  «Зеленодольский» катыгын тәкъдим итте.

Бу традицион төрки эчемлек борынгыдан яшьлек һәм сәламәтлек эчемлеге булып санала. Һәм бу очраклы гына түгел, чөнки анда күп санда витаминнар һәм микроэлементлар бар, җиңел үзләштерелә һәм ашказаны-эчәк проблемаларын хәл итәргә булыша.

 Катык - татар гастрономия культурасының аерылгысыз өлеше. «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты -» («ЗМК») АҖ аны классик ысул белән – кайнаган сөт кулланып, тере гөмбәчекләрдә җитештерә. Катык әзерләү барышында сөт кайнарлатыла, әмма кайнап чыкмый, ә парга әйләнеп, акрынлап суының өчтән бер өлеше юкка чыга, шулай итеп, ул майлырак һәм туклылырак була. Процесс тәмамланганнан соң аңа оеткы өстәлә. Шулай итеп, традицион технологияләрне үтәп, Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты натураль һәм файдалы продукт әзерләп чыгара. Шуны әйтергә кирәк, барлык продукция Татарстан сөтеннән генә җитештерелә.

- Катык җитештерү өчен безнең комбинат иң яхшы Италия җитештерүчеләренең оеткыларын куллана. Бу гөмбәчекләр белән сөт махсус бүлектә әчетелә, анда оеткы белән эшләүче хезмәткәр генә керә ала, чөнки гөмбәчекләр тынлыкка, температурага һәм яктылыкка бик сизгер. Әгәр ни булса дә булса тиешенчә бармаса, алар “авырырга” мөмкин, ул чакта инде катыкны әзерләп булмый, - дип сөйләде комбинатта продуктны әзерләү процессы турында «ЗМК» АҖ генераль директорының сыйфат буенча урынбасары Роза Гарипова.

 «Зеленодольский» катыгы комбинатка лаеклы бүләк тә китерде инде – 2014 елда комбинат «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсы лауреаты дипломын алды, ә «Васькино счастье» бренды быел «Татарстанның 100 легендар бренды» республика конкурсы призеры булды.

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты – Татарстанның алдынгы предприятиеләренең берсе. Ул һәркөнне республиканың барлык хуҗалыкларыннан 630 тоннадан артык югары сыйфатлы сөт кабул итә. Предприятие продукциясе шул исәптән балалар ризыгы өчен дә кулланыла.

«Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдә халык тавыш бирүе игълан ителәчәк, аның кысаларында һәр кеше, яраткан төбәк брендын яклап, тавыш бирә ала. 

 Проектта катнашучыларның барысы да федераль ярдәм һәм үсеш программасына керәчәк, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мөмкинлеген алачак, ә җиңүчеләрнең  ихтыяҗны һәм сатуны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International