Авыл хуҗалыгына кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча Министрлыкның колл-үзәгендә консультация алырга мөмкин

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бердәм кайнар линия телефоны 8-800-444-16-70 эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле (бу елның апрелендә) Министрлык белгечләре 589 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (44%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга бирелә торган дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлеге һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә-мәгълүмат актуаль булып кала.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясе алга таба да эшләячәк һәм аннан гражданнар да, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә файдалана ала. Күрсәтелгән телефон буенча терлекчелек, үсемлекчелек, агроиминләштерү, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу, АПКны цифрлаштыру, дәүләт ярдәме чаралары, субсидияләр, максатчан укыту, ташламалы шартларда торак сатып алу һәм башка мәсьәләләр буенча консультация алырга, шулай ук үз шикаятьләреңне, тәкъдимнәреңне калдырырга мөмкин.

Телефон Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эш графигы буенча дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр һәм җомга көнне 8.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр эшли.

Шуңа игътибар итегез, колл-үзәк эшен яхшырту һәм аеруча актуаль мәсьәләләрне анализлау максатларында барлык сөйләшүләр яздырып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International