Сарман районында авыл хуҗалыгы техникасы кышкы саклауга куелган

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

9 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан АПК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс үткәрелә. Мондый тикшерү Сарман районында узды.

Сарман районында «Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге» коммерциячел булмаган оешма идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов җитәкчелегендәге комиссия үз эшен «Агрокөч-сервис» җәмгыятенең «Нөркәй» ремонт участогыннан башлады. «Агрокөч-сервис» җәмгыятенең «Нөркәй» ремонт участогы башлыгы Дамир Гыйниятуллин ремонтлауның барышы һәм башка технологик җайланмаларны кышкы саклауга куюның торышы белән таныштырды.

 – Бүгенге көндә «Нөркәй» агрофирмасында тырмаларны ремонтлау төгәлләнде, алар барлыгы 810, - диде агрофирманың баш инженеры Фирдәүс  Галиев.

Комиссия «Нөркәй» агрофирмасының «Уңыш» бүлекчәсендә, «Сарман» агрофирмасының машина-трактор станциясендә, Кәүҗияк бүлекчәсендә, «Агрокөч-сервис» ширкәтенең «Нөркәй» ремонт участогында, «Туган як» агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсендә, «Җәлил» агрофирмасының «Карамалы» җитештерү комплексында булды. Аннары комиссия әгъзалары «Җәлил» агрофирмасының Иске Минзәләбаш җитештерү комплексында һәм «Агрокөч-сервис» җәмгыятенең Җәлил ремонт участогында булдылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Нигезләмәсе критерийлары нигезендә техниканы кышкы саклауга куюның торышына, киләсе елның язгы кыр эшләренә әзерлеккә бәя бирелде.

 Чара йомгаклары буенча 1 урынны «Җәлил» агрофирмасы алды, 2 урынны «Сарман» һәм «Нөркәй» бүлекчәләре бүлештеләр, 3 урынны «Туган як» агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе алды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый тикшерүләрне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм белгечләре, Дәүләт техника күзәтчелеге идарәләре инспекторлары катнашында республиканың барлык районнарында үткәрергә кушты.

Чараның максаты - авыл хуҗалыгы техникасының сакланышын һәм аны сыйфатлы саклауга куюны тәэмин итү, аны 2021 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру.

Тикшерү барышында ашлык җыю, азык җыю комбайннарының, азык әзерләү техникасының, чәчү, туфрак эшкәртү агрегатларының торышы, алынган частьләрне һәм детальләрне саклау, ремонтны оештыру, шулай ук хезмәтне саклау һәм хезмәт өчен түләү шартлары бәяләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International