“Россия тәмнәре” (“Вкусы России”) конкурсында 500ләп төбәк бренды катнаша

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

9 ноябрьдә «Россия тәмнәре» конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланды. Илнең 79 субъекты 500ләп төбәк азык-төлек продуктлары брендын әлеге сайлап алу конкурсына тәкъдим итте, алар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнә торган комплекслы ярдәм итү программасында катнашачак. Шулай итеп, конкурс ярдәмендә Россия тәмнәренең масштаблы картасы булдырылды - гомумроссия дәрәҗәсендә беренче тапкыр илнең төп азык-төлек брендлары турында күләмле мәгълүмат тупланды. 

Шуларның иң киң таралганы – сөт продуктлары - гаризаларның гомуми саныннан 16%. Төбәкләрдә шулай ук иттән һәм кош итеннән традицион продуктлар, җиләк-җимеш продукциясе, кондитер товарлары һәм алкогольсез эчемлекләр дә популяр. Моннан тыш, конкурс үсеш перспективалары яхшы булган яңа яки онытылган брендларны да ачыкларга мөмкинлек бирде. Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта «Смоленские конфекты» кебек продукт яңадан торгызыла, ул - тышкы яктан шикәр белән катырылган җиләк-җимеш, элек Россия императорлары өстәленә куела торган булган. Якутлар продукциясе арасында тай итеннән, балыктан эшләнмәләр, төрле сироплар һәм кыргый җиләк-җимешләрдән кайнатмалар табарга була, ә Воронеж, Мәскәү һәм Тамбов өлкәләре яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең киң ассортиментын тәкъдим иткән.

Гаризалар саны буенча лидерлар арасына Башкортостан Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Калининград өлкәсе керде – аларның һәркайсы 20дән артык бренд тәкъдим итте. Аерым алганда, Башкортстан конкурска пешермичә каклаган казылык һәм корот сырын тәкъдим итте, Мәскәү өлкәсе киң ассортиментта фермер сырларын һәм Луховицкий  кыярларын, томатлар һәм җиләкләр тәкъдим итте. Татарстан Республикасы кулланучыларны татар казылыгы һәм ысланган кош-корт продукциясе белән таныштырачак, ә Калининград өлкәсе колбасаларның, ветчиналарның һәм паштетларның киң ассортиментын тәкъдим итте.

 Конкурста җиңүчеләрне декабрьдә конкурс комиссиясе ачыклаячак. Моннан тыш, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халык тавыш бирүе узачак, аның барышында Россиянең һәр кешесе, яраткан продуктын һәм үз төбәген хуплап, тавыш бирә ала. Конкурс нәтиҗәләре буенча 8 номинациядә финалистлар билгеләнәчәк, алар безнең илдә киң танылган һәм чит ил базарларын яуларга сәләтле төрле брендларның потенциалын мөмкин кадәр тулырак ачарга мөмкинлек бирәчәк, ә билгеле бер ярдәм булганда, авыл территорияләрен үстерүгә этәргеч, шул исәптән микроэшкуарлыкка һәм агротуризмга стимул бирәчәк.

Конкурсны уздыру АПК үсешендә яңа драйверлар булдырырга, шул исәптән кече җитештерүчеләргә ярдәм итәргә, авыл территорияләрен һәм агротуризмны үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

 

Тулырак мәгълүмат - вкусыроссии.рф. сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International