Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев кушуы буенча «Контроль сәгате» форматында чираттагы киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, шулай ук республиканың эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Марат Җәббаров эре һәм урта агропредприятиеләрдә кризиска каршы чаралар эшләнүе һәм комплекслы профилактик чаралар үткәрелүе турында сөйләде. Республикада 1170 терлекчелек предприятиесе исәпләнә, шул исәптән сөт терлекчелеге буенча – 1042, дуңгызчылык буенча - 12 (эре һәм урта предприятие), кошчылык буенча - 116, шул исәптән 15 эре предприятие. 1 меңнән артык азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиесе эшли.
Хәзерге вакытта азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре штат режимында эшли, зур система барлыкка китерүче он тарттыру һәм икмәк пешерү предприятиеләре, ярмалар җитештерүчеләр, сөт эшкәртү һәм ит эшкәртү оешмалары, май продукциясе, яшелчә һәм шикәр комы җитештерүчеләр аерым контрольдә тотыла. Алар өчен сменалы оптималь эш режимы каралган; төп хезмәткәрләрне карантинга җибәрү очрагына кадрлар резервы оештырылган. АПК оешмаларына һәм муниципаль районнар башлыкларына резерв чыганаклары (эш белән тәэмин итү үзәкләре, бюджет хезмәткәрләре һ.б.) буенча тәкъдимнәр җибәрелгән; эшчәнлек төре буенча хезмәткәрләрне алыштыру өчен кыска вакытлы курсларда укыту каралган. Вахта ысулы оештырылган очракта, хезмәткәрләрне торак урын (тулай торак, балалар лагере һ.б.) белән тәэмин итү мөмкинлеге каралган. Эшкә яңа урнашучылар өчен беренчел медицина тикшерүен уздыру каралган, оешмалар һәм медицина учреждениеләре арасында шартнамәләр төзелгән, яңа хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары һәм дезинфекция чаралары белән тәэмин итү каралган.
Терлекчелек тармагына ярдәм итү максатыннан Министрлык, республиканың ветеринария хезмәте белән берлектә, ашыгыч ветеринария ярдәме бригадаларын оештырган. Алар карамагында күчмә участок пунктлары, ГАЗ һәм КАМАЗ шассиларында 77 берәмлек дезинфекция җайланмасы, 48 мобиль дезинфекция җайланмасы, 101 ранецлы бензин сиптергеч,УАЗ автомобиле базасында 48 мобиль ветеринария пункты, 101 «Лада Ларгус Кросс» җиңел автомобиле бар, аларда акушерлык, хирургия, патологоанатомик җыелмалары, массакүләм сезонлы чаралар үткәрү өчен инъекторлар, аэрозоль дезинфекцияләү җайланмалары тупланган. 2000нән артык кеше республиканың ветеринария иминлеген тәэмин итә.