«Кичке Казан» торты «Россия тәмнәре» («Вкусы России») конкурсында катнаша

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Икмәк-кондитер комбинаты» АҖен тәкъдим итте.

Конкурсның берьюлы ике “Татып кара – яратасың” һәм “Тәм ярминкәсе” номинациясендә 800 граммлы “Кичке Казан” торты тәкъдим ителгән. Торт һәрвакыт баллы ризыклар яратучылар өчен иң татлы десертларның берсе ул. Традиция буенча тортлар теләсә кайсы бәйрәмнең төп атрибуты булып тора, матур итеп төрелгән торт тышкы ягы белән үк кәефне күтәрергә ярдәм итә.

«Россия тәмнәре» төбәк брендлары конкурсына игълан ителгән «Кичке Казан» торты баллы коржлардан тора, араларына кайнатып куертылган шикәрле сөт кремы салынган, өске яктан куе көрән һәм ак глазурь җәелгән, тагын чия һәм вак драже белән бизәлгән. Ул “Икмәк-кондитер комбинаты” АҖ технологлары тарафыннан эшләгән махсус рецептура буенча әзерләнгән. "Кичке Казан" күп еллар буена Казан халкының һәм башкала кунакларының яраткан ризыгы булып тора.

«Кичке Казан» тортын Лента, Ашан, Атак, Эдельвейс, Пятерочка, Магнит, Карусель, Бәхетле, Метро, Перекресток кибетләре челтәрләрендә сатып алырга мөмкин, шулай ук сайт та бар.

 Исегезгә төшерәбез, «Вкусы России» конкурсына  гаризалар кабул итү 9 ноябрьдә тәмамланды. Алга таба, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр, «Вкусы России» конкурсы порталында халык тавыш бирүе узачак, шуннан соң эксперт төркеме иң яхшы төбәк брендларын билгеләячәк. Конкурс нәтиҗәләре декабрь уртасында игълан ителәчәк.

Проектта катнашучыларның барысы да федераль ярдәм һәм үсеш программасына керәчәк, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мөмкинлеген алачак, ә җиңүчеләрнең ихтыяҗны һәм сатуны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге булачак.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Вкусы России» («Россия тәмнәре») конкурсының максаты - агросәнәгать өлкәсендә кече һәм урта бизнес уңышларына игътибар җәлеп итү һәм илнең авыл җирлекләре өчен яңа үсеш нокталарын булдыруда ярдәм итү.

Белешмә өчен:

1986 елда оешкан «БКК» АҖ Татарстан Республикасы икмәк пешерү тармагының иң эре һәм динамик үсештәге предприятиеләренең берсе булып тора. Комбинат икмәк  һәм кондитер әйберләренең киң ассортиментын чыгару өчен заманча җайланмалар белән җиһазландырылган: Чехия, Италия, Австрия җитештерү линияләре бар. Бүгенге көндә БККда вафля һәм икмәк продукциясе җитештерү буенча уникаль автоматик линияләр, икмәк температурасын контрольдә тоту җайланмалары һәм бер үк вакытта 60тан артык продукция җитештерергә сәләтле «Рондо» линиясе эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International