Май – Төркиягә, арпа – Иранга, ә карабодай ярмасы – Белоруссиягә. Татарстан продукциясе тагын кая экспортлана?

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы АПК продукциясен экспортлау күләме 227 млн. доллар тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 76,3 млн.долларга күбрәк. Татарстан Республикасы АПК продукциясен экспортлау структурасында май продукциясе иң зур өлешне (70% чамасы) алып тора, ул Төркия, Мисыр, Алжир, БДБ һәм Балтыйк буе илләренә җибәрелә.

Арпа Казахстанга, Иранга, Азәрбайҗанга җибәрелде, шепкән (рыжик) - Белоруссиягә, горчица Монголия, Польша, Германия һәм Чехиягә экспортланды. Ашлык эшләнмәләре һәм азык катнашмалары - Чехиягә, Польшага, Грециягә, Литва һәм Латвиягә. Карабодай ярмасы Белоруссиягә, Казахстанга, Грузиягә һәм Әрмәнстанга җибәрелде.

 Продукция тимер юл, су һәм автомобиль транспорты белән экспортланды.

Төяп җибәрелгән барлык продукция “Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге” (Россельхознадзор) карамагындагы «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУда экспортлана торган илләрнең таләпләренә туры килү-килмәүгә лаборатор экспертизалар узды, пробалар алынды. Карантин объектлары ачыкланмады. Партия продукцияләренең туры килмәве турында нотификацияләр булмады.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, чит илгә ашлык һәм аның эшләнмәләре продуктларын чыгарганда “Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге” ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе тарафыннан 2020 ел башыннан 182 мең тонна продукция тикшерелгән: 104 мең тонна бөртекле, кузаклы, майлы һәм техник культуралар һәм 78 мең тонна ашлык эшләнмәләре продуктлары, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары һәм башка карантин продукциясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International