Татарстан аграрийларына «Меркурий» системасында эшләү принциплары турында сөйлиячәкләр

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 12 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар узачак, ул «Меркурий» системасын автоматлаштыруга һәм эшкәртүчеләр өчен сертификацияләүгә багышлана.

Курс спикеры Мамаев Ренат Рим улы "Меркурий" системасы белән эшләү өчен нинди гамәли күнекмәләр кирәклеген ачачак, шулай ук ваклап сату базарына чыкканда рөхсәт документларын рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында сөйлиячәк.

 Укуда катнашу өчен «Агрополия» порталында яки түләүсез номер: 88005502441 буенча теркәлергә кирәк.

AGROONLINE белән элемтә өчен шулай ук түбәндәгеләр эшли:

 • Чат-бот - https: //sschool.agropoliya.ru/ сайтында

• Электрон почта - school@agropoliya.ru.  

Теркәлү катнашучыларга узган семинарларны карарга, шулай ук уку вакытында сораулар бирергә мөмкинлек бирә.

@agro__online аккаунтына язылыгыз һәм уку өлкәсендә барлык яңалыклардан хәбәрдар булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International