ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Прияна Фролова типик фермер турындагы стереотипны җимерә, ә бәлки, яңа тренд булдырадыр, көн саен мода журналы тышлыгыннан төшкән кебек күренеп, уңышлы фермер булырга да мөмкин икән бит, ул моны үз үрнәгендә күрсәтә. Яшь, матур һәм һәр яктан үзен караган кыз эшкә ыспай киемнән, һичшиксез, яхшы кәеф белән килә. Ә анда аны 70 000 бытбылдык көтә. Ире белән бергә алар Чаллыда бытбылдык үрчетү буенча кошчылык фермасына нигез салалар. Берничә ел эчендә ферма Татарстанда гына түгел, Россиядә дә бытбылдык йомыркаларын җитештерүче эре предприятиегә әверелә. Моннан тыш, күптән түгел фермер продукциясе белән кибет ачылган.


20
февраль, 2021 ел
шимбә

Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан белән он һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән килешү төзеде. Механизм он җитештерүчеләргә - азык-төлек бодае сатып алуга, ә икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне күздә тота.


19
февраль, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров барды.

10 - 12 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышы узды. Чарада Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән 220 компания, шулай ук 17 чит ил вәкиллеге катнашты. «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсендә Россиянең 32 төбәгеннән, БДБ илләреннән, шулай ук Ирландия һәм АКШтан агросәнәгать комплексының 11 меңнән артык профессионалы катнашты.

18 февральдә Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов АПКдагы һәм азык-төлек базарындагы вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штаб утырышын уздырды. Штаб утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Чарада катнашучылар, шул исәптән федераль ведомстволар, төбәкләр, тармак берлекләре һәм оешмалар вәкилләре, якын арада башланачак язгы чәчү кампаниясенә әзерлек барышы турында фикер алыштылар. 


18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында республика территориясендә дуңгызларда африка чумасы таралуны булдырмау буенча республика штабы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде.


17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән Кама Тамагы районында булды. Фойеда район эшкуарлары һәм мәгариф учреждениеләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә оештырылган иде. Күргәзмәне караганнан соң, Марат Җәббаров район фермерлары белән аралашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 26 - 28 февральдә «Идел» яшьләр үзәге базасында «Эчке туризм:глэмпинг һәм ял итүнең башка яңа концепцияләре» республика мәгариф форумы узачак.


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән Кукмара районында булды. Анда шәхси эшкуар Рамазан Юнысовның җитештерү комплексын карады.

Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») ФДБМУ өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә бал фестивале узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International