ТатАгроЭкспо кысаларында 100дән артык килешү һәм контракт төзелде

2021 елның 19 феврале, җомга

10 - 12 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышы узды. Чарада Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән 220 компания, шулай ук 17 чит ил вәкиллеге катнашты. «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсендә Россиянең 32 төбәгеннән, БДБ илләреннән, шулай ук Ирландия һәм АКШтан агросәнәгать комплексының 11 меңнән артык профессионалы катнашты.

Бу көннәрдә бизнес-структуралар тарафыннан 100дән артык килешү һәм контракт төзелде, шулардан иң мөһимнәре:

- “Росагролизинг” АҖ һәм “Проминтел-Агро” компаниясе арасында “Росагролизинг” АҖ программасы аша 2021 елда кимендә 20 берәмлек CLAAS һәм AMAZONE техникасын сату нияте турында килешү;

- «Техноснаб-Ульяновск» компаниясенең үз стендында күрсәтелгән 4 агрегатның 3есен (чәчү комплексы, культиватор һәм тырма) сату турында шартнамә;

- "Агротехника МП" компаниясенең "WEIDEMANN" төягечен “Уңыш” агрофирмасына сату турында шартнамә;

- «Хуҗәмәт РМЗ " АҖенең шәхси клиентлар өчен ашлык чистарту машиналарына запас частьләр сату турында контрактлары;

 - «НурАгроСтрой» ҖЧҖенең “МИГ” ашлык киптергечләрен сатуга контрактлары;

- Самара өлкәсендә үз продукциясен (металл конструкцияләрен) сату буенча «ТехноАрск» ҖЧҖенең дилер килешүе.

Күпчелек компанияләр үз максатларына тулысынча ирештеләр һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының алдагы чараларында катнашырга теләк белдерделәр.

 Ә алдагы тагын зур чарага әзерлек башланды инде. Быел Министрлык Кыр көнен бөтенләй яңа форматта уздырырга тәкъдим итә. «АГРОВОЛГА 2021» халыкара күргәзмәсе ачык һавада агросәнәгать экспозициясен һәм заманча Казан-Экспо халыкара күргәзмә мәйданчыгында эшлекле форумны үз эченә алган комплекслы чара булачак. Тулырак мәгълүмат www.agrovolga.org сайтында бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International