Татарстанда 2021 ел уңышы өчен һәр гектар чәчүлеккә 45 килограммнан артык минераль ашлама тупланган

2021 елның 19 феврале, җомга

18 февральдә Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов АПКдагы һәм азык-төлек базарындагы вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штаб утырышын уздырды. Штаб утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Чарада катнашучылар, шул исәптән федераль ведомстволар, төбәкләр, тармак берлекләре һәм оешмалар вәкилләре, якын арада башланачак язгы чәчү кампаниясенә әзерлек барышы турында фикер алыштылар. 
Аграрийларны минераль ашламалар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде. Россия буенча авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр бүгенге көнгә 846 мең тонна минераль ашлама сатып алган, бу узган ел күрсәткеченнән 31,4 мең тоннага артыграк. Бу төр ресурс белән тәэмин ителеш бүгенгә 40%ка якын. Министрның беренче урынбасары сүзләренә караганда, хәзер минераль ашламаларның бәясен нигезсез арттыруны булдырмас өчен оператив чаралар кеүрергә кирәк, тиешле тәкъдимнәр Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм Монополиягә каршы федераль хезмәткә җибәрелгән инде. Минераль ашламаларга бәяләрнең артуы күзәтелсә, төбәкләргә шулай ук Федераль монополиягә каршы хезмәтенең территориаль бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.

 Бүгенге көндә Татарстанда 2021 ел уңышы өчен, көзен кертелгәнне исәпкә алганда, 124,6 мең тонна яисә һәр гектарга 45,1 кг ашлама  тупланган. Агымдагы елда минераль ашламаларны гектарга 70 кг исәбеннән туплау бурычы куелды.

Шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу мәсьәләсе дә каралды. Узган ел техника паркын яңарту темплары 24%ка - 19 812 мең берәмлеккә кадәр арткан. Моңа «Росагролизинг» АҖ программалары һәм ташламалы кредит бирү программалары да ярдәм итте. Агымдагы елда, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы фаразлары буенча, ташламалы кредит бирү программасы буенча техника сатып алу үсеше 10%тан да ким булмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International