Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән Кама Тамагы районында булды

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән Кама Тамагы районында булды. Фойеда район эшкуарлары һәм мәгариф учреждениеләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә оештырылган иде. Күргәзмәне караганнан соң, Марат Җәббаров район фермерлары белән аралашты.

Мәсәлән, быел кыяр үстерү белән шөгыльләнүче «Нагаев» КФХ башлыгы бизнесны киңәйтүне планлаштыра. Марат Җәббаров аңа 30 млн. сумга җитә торган "Агропрогресс" грантын алу өчен дәүләт программасында катнашырга тәкъдим итте.

 Аннары Марат Җәббаров Кама Тамагы районы Советы утырышында катнашты.

2020 елда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 1162 млн. сум тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акча 1268 млн сум булган. Район буенча тулаем 65 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңыш гектарыннан 30,3 центнер чыккан.

 Районда 40 фермер хуҗалыгы авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Алар 4,5 мең гектардан артык җир эшкәртәләр. Фермерлар тарафыннан 5 мең тонна уңыш алынган, үз терлекләрен тоту өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләнгән.

 Соңгы ун елда район фермерлары тарафыннан 60,7 млн. сумлык 26 грант алынган. Шулардан 3 грантны - 14,3 млн. сумга узган ел алганнар. Грантлар акчасына 19 гаилә фермасы төзелгән, тагын өч ферма төзелә.

“Районда икътисадның өстенлекле тармакларыннан берсе - авыл хуҗалыгы. 2020 елда авыл хуҗалыгы тармагында 5 агрофирма һәм 40 фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып барды. «Олы Кариле» ҖЧҖ, «Новые Агротехнологии» ҖЧҖ эшләде, ә «Татагролизинг» АҖ инвесторының өч агрофирмасы 2020 елның ноябреннән «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖенә яңа инвесторга тапшырылды. Без, республика җитәкчелеге кебек үк, яңа инвесторга зур өметләр баглыйбыз, җитештерү күрсәткечләрен яхшыртуга һәм рейтинглы үсешкә өметләнәбез. Бүген үк инде авыл кешеләренә хезмәт хакы түләү шартларының яхшыруы, бурычлар булмау, лаеклы хезмәт хакы ала башлау сөендерә”, - дип сөйләде район башлыгы Наил Вәзыйхов.

 Чара районның алдынгы авыл хезмәтчәннәрен бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International