Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән Кукмара районында булды

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән Кукмара районында булды. Анда шәхси эшкуар Рамазан Юнысовның җитештерү комплексын карады.

2018 елның сентябрендә гомуми мәйданы 9 мең квадрат метр булган өч бина сатып алынган. Хәзерге вакытта бинаның бер өлешен реконструкцияләү эшләре тәмамланган. Биредә батоннар һәм кондитер әйберләре җитештереләчәк. Тиздән заманча төргәкләү линияләре эшли башлаячак, чит ил җайланмалары кайтарылган инде. Бу җитештерү процессын автоматлаштыра. Ул эшли башлагач,  20гә якын өстәмә эш урыны булдыру планлаштырыла.

“Бүгенге көндә предприятиедә 80 кеше эшли, 10 тоннага якын 40 төр продукция җитештерелә. Алар Кукмара, Арча, Балтач, Мамадыш һәм Теләче районнары кибетләренә, шулай ук Вятские Поляны, Красная Поляна һәм Киров өлкәсенең Сосновка кибетләренә озатыла. Барлыгы 400 сәүдә ноктасы бар. Цехта җитештерелә торган продукция 400 сәүдә ноктасына җибәрелә. Соңгы елларда продукциягә ихтыяҗ артты, шуңа күрә җитештерүне киңәйтергә туры килде”, - дип сөйләде Рамазан Юнысов.

Аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Кукмараның район советы утырышында катнашты.

Районда 111 мең тонна сөт җитештерелгән. Бер сыердан еллык савым 8977 килограмм тәшкил итә, бу 2019 елга караганда 397 килограммга күбрәк. Шәхси хуҗалыкларда 15700 башка якын мөгезле эре терлек асрала. Җитештерелгән продукциянең гомуми күләмендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар өлеше 3 млрд. 239 млн. сум тәшкил итә.

 “Безнең барлык тырышлыгыбыз халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Коронавирус пандемиясе 2020 елда товар җитештерүчеләр эшенә үз төзәтмәләрен кертсә дә, елны уңышлы төгәлләдек. 2019 ел белән чагыштырганда тулаем территориаль продукт күләме 10 процентка артты һәм 15 миллиард 600 миллион сум тәшкил итте. Игенчелек тармагында бөртеклеләр  уңдырышлылыгы  буенча район республика буенча иң яхшылар өчлегенә керде”, - дип хәбәр итте Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үз чыгышында шулай ук районда башкарылган эшкә уңай бәя бирде.

“Монда күп милләтле халык дус һәм тату яши, хезмәттәге уңышлары белән сөендерә. Авыл хуҗалыгында ирешелгән күрсәткечләр дә мактауга лаек. Әмма алда әле тагын да җитдирәк бурычлар тора. Аларны уңышлы гамәлгә ашыру өчен сезнең барлык шартлар һәм мөмкинлекләр бар”, - дип билгеләп үтте министр.

Чара алдынгыларга бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International