Татарстанның он һәм икмәк пешерү предприятиеләре федераль бюджеттан 114 млн. сумнан артык субсидияләр алачак

2021 елның 20 феврале, шимбә

Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан белән он һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән килешү төзеде. Механизм он җитештерүчеләргә - азык-төлек бодае сатып алуга, ә икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне күздә тота.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, он җитештерүчеләргә азык-төлек бодае сатып алуга чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә Татарстан 65,9 млн сум, акча алачак, ә икмәк пешерү предприятиеләренә - 48,3 млн сум. Якын арада субсидияләр алу өчен заявкаларны сайлап алу игълан ителәчәк.

Хөкүмәт тарафыннан күрелә торган чара тармак предприятиеләренең табышлылыгын саклап калуга һәм халык өчен он һәм икмәк продукциясенә бәяләрнең тотрыклылыгын саклап калуга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International