Фэшн-фермерлык:вакыт шаукымымы яисә фермерларның яңа буынымы?

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Прияна Фролова типик фермер турындагы стереотипны җимерә, ә бәлки, яңа тренд булдырадыр, көн саен мода журналы тышлыгыннан төшкән кебек күренеп, уңышлы фермер булырга да мөмкин икән бит, ул моны үз үрнәгендә күрсәтә. Яшь, матур һәм һәр яктан үзен караган кыз эшкә ыспай киемнән, һичшиксез, яхшы кәеф белән килә. Ә анда аны 70 000 бытбылдык көтә. Ире белән бергә алар Чаллыда бытбылдык үрчетү буенча кошчылык фермасына нигез салалар. Берничә ел эчендә ферма Татарстанда гына түгел, Россиядә дә бытбылдык йомыркаларын җитештерүче эре предприятиегә әверелә. Моннан тыш, күптән түгел фермер продукциясе белән кибет ачылган.

Фролов Э.А. крестьян-фермер хуҗалыгы − Чаллы тирәсендәге Калмаш авылы янында заманча җитештерү, аны булдыруның максаты - халыкны файдалы һәм тәмле бытбылдык йомыркасы, кош ите белән тәэмин итү. Бүген предприятиедә дүрт җитештерү линиясе эшли, алардан көн саен 30 меңнән артык йомырка чыга.

-Безнең хуҗалык тотрыклы эшли, ул экологик чиста районда урнашкан, бу исә безнең продукциянең югары сыйфатлы булуын, куркынычсызлыгын гарантияли. Моннан тыш, бытбылдык йомыркаларын җитештерүнең һәр этабы контрольдә тотыла, ул тулы циклда эшли - инкубаторларга йомырка салу, чебешләр үстерү, ферманың үзендә үк да катнаш азык җитештерү, - дип сөйли КФХ башлыгы урынбасары Максим Фролов. - Безнең җитештерү продукциясе гамәлдәге нормаларга һәм таләпләргә - 31655-2012 ГОСТына - тулысынча җавап бирә.

Хуҗалык территориясендә КФХның үзенең зур булмаган катнаш азык заводы эшли. Бытбылдыкларга синтетик өстәмәләрсез, балансланган азык бирелә. Йомырка җитештерү буенча һәркайсы 35 метрлы, 46 000 кошка исәпләнгән дүрт линия һәм ит җитештерү буенча 13 000 башка исәпләнгән бер линия эшли.

Прияна үзенең эше һәм тормышы турында социаль челтәрләрдә ачыктан-ачык сөйли, үзен Фэшн-фермер дип атый. Һәм, бәлки, без фермерларның яңа буыны барлыкка килүен күрәбездер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International