62 арасыннан 1не: Татарстанда иң тәмле һәм иң сыйфатлы балны сайладылар

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») ФДБМУ өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә бал фестивале узды.

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Николай Титов, "Татарстан Республикасы аквакультура һәм умартачылык идарәсе" ДБУ директоры Марат Миңнебаев һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Институт бинасында катнашучылар өчен бал, перга, кәрәз, ветеринария препаратлары, умартачылык өчен кирәкле җайланмалар һәм әйберләр күргәзмәсе оештырылган  иде.

 «Татарстан бүгенге көндә иң эре бал җитештерүче. Балга  ихтыяҗ зур, шуңа күрә аны дөрес дөрес һәм матур итеп күрсәтергә кирәк, чөнки яхшы, сыйфатлы продуктка  ихтыяҗ һәрвакыт зур була. Әмма умартачыларның күбесе моны ничек эшләргә кирәклеген, үз продукцияңне ничек һәм кайда сатарга мөмкин булуын белми, шуңа күрә хәзер боларны бергәләп хәл итәргә мөмкинлек бирә торган кооперацияләр оештырыла», — диде Ленар Гарипов.

 Күргәзмәгә Мамадыш вәкиле фин пенополистиролыннан гадәти булмаган умарта оясы алып  килгән иде.

“Умарта оясы экологик яктан чиста, азык-төлек продуктлары өчен зыянлы түгел. Мондый умарта оялары бигрәк тә өлкән яшьтәге умартачылар өчен уңайлы, ул җиңел, әмма хәтта кышкы чор өчен дә бик җылы, ә җәен анда бик  уңайлы, ягъни термостат кебек. Без инде Якутиядә климат сынауларын уздык, 50 градус салкында да умарталарга берни булмады, алар мондый оялардан  файдаланлар. Бәясе буенча гадәти умарта оясына караганда арзанрак чыга”, - дип сөйләде Рөстәм Гыйләҗев.

Күргәзмә барышында һәр теләгән кеше тармактагы яңалыклар белән таныша һәм 62 төр балны татып карый алды. Дегустация нәтиҗәләре буенча иң тәмле һәм иң сыйфатлы бал билгеләнәчәк.

Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Николай Титов, 9-19 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән институт базасында «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары уза, дип хәбәр итте.

 «Ел саен шундый бушлай укулар уза. Биредә 110нан артык умартачы була. Алар ел дәвамында борчыган барлык проблемалар буенча фикер алышалар, сораулар күп җыела: умарталарны карау, саклау, эшкәртү, дәвалау һәм башка күп төрле мәсьәләләр. Шуңа күрә бу чара ел саен бик интенсив һәм кызыклы үтә», — диде Николай Титов.

Дәресләрне үткәрүдә институт профессорлары, доцентлары, «Татарстан Республикасы аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы Идарәсе хезмәткәрләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International