Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында республика территориясендә дуңгызларда африка чумасы таралуны булдырмау буенча республика штабы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде.
Чарада штаб әгъзалары:Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ, Россия Җәза үтәүтү федераль хезмәтенең (УФСИН) Татарстан Республикасы филиалы, Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре, шулай ук Россия табигать күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашты. Чарага видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.
«Республикада вәзгыять киеренке. Әлмәт һәм Зәй районнарында кыргый кабаннар арасында тагын 2 чыганак ачыкланды. Барлыгы 6 чыганак теркәлгән. 3 район:Алабуга, Зәй һәм Әлмәт районнары имин булмаган районнар санала. 100 километрлы зонага республика территориясенең яртысыннан артыгы эләгә. Кыргый кабаннар аркасында вирусның тагын да таралу куркынычы бар. Бүгенге вәзгыять авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, крестьян (фермер) хуҗалыкларында, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда дуңгызларның күпләп үлүенә сәбәп булырга мөмкин, бу зур финанс югалтуларга китерәчәк һәм республиканың азык-төлек иминлегенә куркыныч яный», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов республика территориясендә африка дуңгыз чумасы вәзгыяте турында сөйләде.
Алмаз Хисаметдинов, кабаннарны атуны дәвам итәргә кирәк, чөнки имин булмаган пунктлардан кабаннар башка территорияләргә күчеп, инфекциянең тагын да күбрәк таралуына ярдәм итәргә мөмкин, дип билгеләп үтте. Әлмәт һәм Зәй районнарында соңгы очраклар моңа мисал.
«Безнең төбәк территориясендә кыргый кабан дуңгызлары арасында африка чумасы вәзгыятенә мониторинглау дәвам итә. Республика ветеринария лабораториясенә, Татар төбәкара ветеринария лабораториясенә көн саен районнардан атылган кабаннардан алынган пробалар килә. 2020 елның 1 гыйнварыннан хәзерге вакытта 7793 проба тикшерелде, шул исәптән агымдагы ел башыннан 2216 проба тикшерелде», - диде ул.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Галиев, АЧС вирусы таралуны булдырмау максатында, үлгән һәм зәгыйфьләнгән кабан дуңгызларын ачыклау буенча көн саен аучылык мониторингы үткәрелә, дип сөйләде.
«2021 елның 17 февраленә Алабуга районында «Түбән Кама» милли паркы территориясендә 47 кабан үләксәсе табылды һәм яндырылды, алар табылган урыннарда дезинфекция үткәрелде. Кабаннарны ату буенча актив эш дәвам итә. Агымдагы елда республика территориясендә 2276 кабан атылды һәм тикшерелде:Алабуга районы территориясендә барлыгы 184 кабан атылды, Зәй районы территориясендә - 267 кабан, Әлмәт районы территориясендә 136 кабан атылды. Территоридә АЧС таралуны булдырмас өчен Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты республиканың аучылык эшләренә кабан дуңгызлары санын җайга салуга өстәмә рөхсәтләр бирелде», - дип билгеләде ул.
Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге һәм махсус сакланылучы табигать территорияләренең район бүлекчәләре башлыклары һәм җитәкчеләре, төбәк билгеләнешендәге дәүләт табигать заказниклары администрацияләре аучылык белән шөгыльләнүчеләр тарафыннан түбәндәге чаралар үткәрелә:
-африка дуңгызлар чумасы чыганагыннан 10 км арага кадәр барлык тукландыру мәйданчыклары бетерелә;
-кабаннарны куркытмый торган ысуллардан файдаланып, һәвәскәр һәм спорт аучылыгы кабаннарын тулысынча тоту буенча башкарыла торган чаралар тизләтелде;
-аучылык эшләре бшкарыла торган территорияләрдә һәм аларга чиктәш торак пунктлар территорияләрендә көнкүреш һәм биологик калдыклар чүплеген ачыклау буенча мониторинг үткәрелә.
Киңәшмә ахырында Марат Җәббаров республикага африка чумасы вирусы таралуга юл куймау буенча үткәрелә торган профилактик чараларны көчәйтергә кирәклеген ассызыклады һәм катгый үтәлергә тиешле профилактика чараларын әйтеп узды:
-куркыныч яный торган 1 зонада кабаннар санын 1000 гектарга 0,25кә кадәр киметү чараларын башларга;
-муниципаль районнарда гадәттән тыш хәлләр буенча комиссияләр утырышларын үткәрергә;
-дуңгызчылык предприятиеләренә, терлекләрне тотуның барлык ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәп, ябык режимда эшләүне тәэмин итәргә;
-авыл җирлекләре башлыкларына вирус таралу куркынычы булу турында халыкны кисәтергә.
-шәхси ярдәмче хуҗалыкларда дуңгыз асраучы гражданнарга урманнарга барып йөрмәскә, термик эшкәртү узмаган азык-төлек калдыклары белән тукландыруны булдырмаска кирәк.
Йорт дуңгызлары үлгән һәм кабан дуңгызлары үләксәләре табылган очракта, ветеринария хезмәтенә кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк.