Марат Җәббаров Түбән Кама районының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

2021 елның 19 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров барды.

Президент билгеләп үткәнчә, Түбән Кама районы - Татарстанның алдынгы муниципалитетларының берсе:эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла, бизнес өчен инфраструктура үсә, максатчан программалар буенча күп эш башкарыла. Шул ук вакытта, ул агросәнәгать комплексын үстерү, демографик вәзгыятьне ныгыту, шулай ук медицина учреждениеләрендә кадрлар мәсьәләсен хәл итү кирәклегенә игътибар итте.

“Системалы хәл итәргә кирәкле мәсьәләләр бар. Бу территориядә нинди проблемаларның булуын һәм аларны хәл итү өчен резервларны карарга кирәк”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.

Марат Җәббаров районның авыл хуҗалыгында агымдагы вәзгыять турында сөйләде. Игенчелек тармагы буенча район 20 урында тора, узган елда бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы - 29,6 ц/га, бүген быелгы кыр эшләренә әзерлек бара, бөртекле культуралар өчен орлык(4 мең тонна) җитәрлек күләмдә салынган, минераль ашлама гектарга 35 кг тупланган.

“Узган ел Түбән Кама районында 3,9 млрд. сумлык тулаем продукция җитештерелде. Акчалата керем 3,7 млрд. сум тәшкил итте, 1 гектардан алынган керем республика буенча уртача күрсәткечтән 40%ка югары - 57,1 мең сум. Авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген бәяләү нәтиҗәләре буенча районнар рейтингында 7 нче урында тора”, - диде Марат Җәббаров.

Чыгышында ул район хуҗалыкларына чәчү кампаниясен кыска срокларда, югары сыйфатлы итеп үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте.

Сөт җитештерүгә килгәндә, район уңай динамика саклана. 2020 елда 2,8 мең тоннага күбрәк сөт җитештерелгән. Продуктивлыгы буенча район 7 урында тора. Район предприятиеләрендә цифрлы алдынгы технологияләр кертелә – терлекләр белән идарә итүдә Дэйри Комп программасы һәм тукландыруга идарә итү буенча TMR-Tracker программасы гамәлгә кертелгән. Әйтергә кирәк, “Кармалы” А/Ф ҖЧҖ база хуҗалыгында технологияләрне кертүдән узган ел 13,6 млн.сум күләмендә икътисадый табыш алынган.

«Кече хуҗалыклар үсеше рейтингы буенча Түбән Кама 10 урында тора. 8 ел эчендә фермерлар 150,6 млн. сум күләмендә дәүләт ярдәме алды. 17 мини-ферма төзелде. Узган ел шәхси ярдәмче хуҗалык юнәлешләре буенча 9,7 млн. сум күләмендә ярдәм күрсәтелде. Районда 81 фермер хуҗалыгы эшли. 4 кооператив - «Благодатный», «Түбән Кама», «Түбән Кама агропаркы» һәм «Алан» , - дип хәбәр итте Марат Җәббаров.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры үз чыгышында шулай ук районда башкарыла торган эшләргә дә уңай бәя бирде.

«2020 елда АПКны үстерүгә 200,8 млн. сум күләмендә дәүләт ярдәме бүлеп бирелде. Моннан тыш, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» өчен өстәмә 26,3 млн.сум акча каралган. Программа исәбенә 73 кв.м. торак файдалануга тапшырылган, шулай ук 15 балалар һәм спорт мәйданчыгы төзелгән», - дип билгеләп үтте министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International