ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2026 ел
сишәмбе

2026 елның 4 маеннан 25 маена кадәр «АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре агымдагы елда яңа уңыш ашлыгы салына торган икмәк эшкәртү предприятиеләренең склад биналары, элеваторлары һәм саклагычлары территорияләрен тикшерделәр. Тикшерелгән объектларның гомуми күләме 16,1 мең куб метр тәшкил итә, бу алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк.

2026 ел башыннан 29 майга кадәр «АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы май экстракцияләү предприятиеләре тарафыннан Кытайга экспортлау өчен әзерләнгән 8,8 мең тоннадан артык рафинацияләнмәгән рапс маен контрольдә тотты. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 57%ка күбрәк (5,6 мең тонна).


1
июнь, 2026 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Рафаэль Әхмәтовны котладылар.

2026 елның гыйнвар-апрель айларында Россельхозбанк Идел буе федераль округы аграрийларына сезонлы эшләр өчен 48,4 млрд сум акча бирде. Бу күрсәткеч буенча округ илдә икенче урынны алды. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе йомгаклары буенча журналистларга Россельхозбанк Идарәсе рәисе Борис Листов сөйләде.


30
май, 2026 ел
шимбә

Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлашып килә. Сабан культуралары 1 млн. 611 мең га мәйданда чәчелгән, бу - планнан 94%. Мондый белешмәләрне бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган гадәттәге шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин җиткерде.


29
май, 2026 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агротехнология класслары кураторларының һәм остазларының беренче төбәкара конференциясе узды. Оештыручылар: «КОМОС ГРУПП» ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»ТИО.

Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында икенче тапкыр Бөтенроссия агродиктанты узды. Агродиктант яздыруның төп төбәк мәйданчыгы булган Игенчеләр сараенда 200дән артык кеше катнашты.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышын турыдан-туры трансляцияләү башланды, анда ведомствоның 2025 елгы эшенә йомгаклар каралачак һәм агымдагы елга стратегик бурычлар билгеләнәчәк.


28
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча йомгаклау зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Җирле үзидарә органнары ассоциациясе советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары Альберт Хәбибуллин, Азат Хамаев, Нәҗип Хаҗипов, Ринат Гайзатуллин, Леонид Якунин һәм Ләлә Кудермәтова катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International