Министрлыкта Беларусь Республикасы делегациясе булды

2026 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Беларусь Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда шулай ук министр урынбасары Марат Кәримов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов катнашты.

Беларусь Республикасы делегациясе составына «МТЗ» ААҖ генераль директоры Тарас Мурог, «ТПК МТЗ - Татарстан» ҖЧҖ генераль директоры Александр Суровец, генераль директорның беренче урынбасары - коммерция директоры Владимир Подоляк кергән.

Кунакларны сәламләп, Ленар Гарипов, республика аграрийларының төп партнеры - «Минск трактор заводы», дип ассызыклады. Татарстан Республикасы территориясендә «МТЗ» тракторларын җыю һәм сату мәйданчыклары булу араксында хуҗалыкларда һәркем файдалана алырлык сервис һәм запас частьләр бар.

Ленар Гарипов Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы мөмкинлекләре турында сөйләде һәм республиканың төп азык-төлек товарлары белән үз-үзен тәэмин итә торган төбәк булуын билгеләп үтте. «2025 ел йомгаклары буенча Татарстанның тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 400 млрд сумнан артып китте»,- дип билгеләп үтте ул.

Министрның беренче урынбасары Татарстан Республикасының төп тармаклары - авыл хуҗалыгы, машина төзелеше, авиация, хәрби-сәнәгать тармаклары турында сөйләде. «Республика узган ел йомгаклары буенча инвестиция активлыгы буенча беренче урынны алды», - дип өстәде ул.

Очрашу барышында катнашучылар агросәнәгать комплексын цифрлаштыру, республиканың агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм итү һәм аларны модернизацияләү темаларына кагылдылар.

Белоруссия предприятиеләре җитештергән авыл хуҗалыгы техникасы Татарстан Республикасы территориясендә уздырыла торган барлык күргәзмәләрдә дә күрсәтелә. Белоруссиядә җитештерелгән техника республиканың техник модернизацияләү программасы кысаларында 30/70 схемасы буенча субсидияләнә. 2026 ел башыннан республика аграрийлары тарафыннан түбәндәге санда техника сатып алынган: 230 трактор, шул исәптән «Беларус» – 78 берәмлек, ашлык җыю комбайннары – барлыгы 152 берәмлек, шул исәптән «Гомсельмаш» - 8 берәмлек һәм азык җыю комбайннары - барлыгы 16 бер., шул исәптән «Гомсельмаш» - 2 берәмлек.

Яклар агросәнәгать комплексында сәүдә-икътисадый элемтәләрне ныгытуның мөһимлеген ассызыкладылар һәм «Экспорт» илкүләм проектына ярдәм итү буенча уртак хезмәттәшлек перспективаларын билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International