Татарстанда атчылыкны һәм ат үрчетү эшен үстерү буенча укулар узды

2026 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында квалификация күтәрү программасы буенча «Атчылыкны һәм ат үрчетү эшен үстерү» темасына укулар узды. Анда Татарстан Республикасының 21 муниципаль районыннан атчылык хуҗалыкларыннан һәм оешмаларыннан 40 вәкил катнашты.

Программада катнашучылар Россиядә һәм Татарстан Республикасында атчылыкны үстерү, атның ээкстерьеры һәм конституциясе, атлар селекциясе һәм аларны үрчетү, атлар үрчетү эшенең оештыру һәм технологик нигезләре, шулай ук кымыз җитештерүнең заманча тенденцияләре мәсьәләләрен карадылар.

Укулар барышында катнашучылар шулай ук Мари Эл Республикасының Якимово авылында «Кумыска» кымыз фермасында булдылар. Тыңлаучылар бияләрне тоту һәм саву, кымыз һәм бия сөтен җитештерү технологиясе, шулай ук әлеге предприятиедә продуктив сөт атчылыгының оештырылуы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International