Республикада 12 сентябрьдән, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, алар Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2 мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта уза.
Ярминкәләргә 217,1 млн сумлык продукция китерелгән. Сәүдәне оештыру өчен 2 075 автомобиль җәлеп ителгән - узган ел белән чагыштырганда 80 берәмлеккә күбрәк.
Шикәр-ком 64,8 тоннадан 102,7 тоннага кадәр (+58,5%) китерелгән, сыер ите - 84 тоннадан 93,5 тоннага кадәр (+11,3%), он - 67,8 тоннадан 76 тоннага кадәр (+12%), шулай ук көнбагыш мае шактый күп ктерелгән. Кош ите, казылык әйберләре, кәбестә, башка яшелчәләр һәм сөт продукциясе китерү дә арткан.
Халыкны шикәр белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Беренче атнада ук аңа сатып алучылар ихтыяҗы югары булган, шуңа күрә икенче атнада шикәр комы ике тапкырга диярлек күбрәк китерелгән - 34,6 тоннадан 68,1 тоннага кадәр. Шикәр комы белән тәэмин итү шактыйга арттырылса да, аңа зур булып кала. Шуңа бәйле, аны алдагы ярминкәләргә китерү күләмен тагын да арттыру мәсьәләсе каралачак.
Онга да ихтыяҗ зур. Ике ярминкә атнасы йомгаклары буенча ул 76 тоннага якын китерелгән, бу 2025 елның шушы чорына караганда 8,2 тоннага күбрәк. Әлеге продукциягә ихтыяҗны исәпкә алып, сатып алучылар ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү өчен алга таба да аның күләмнәрен арттыру карала.
Халыкны сыйфатлы һәм һәркем алырлык авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүдән тыш, ярминкәләрнең социаль һәм мәдәни өлешенә дә зур игътибар бирелә. Барлык ярминкә мәйданчыкларында социаль якланмаган категорияләр өчен чәй өстәлләре оештырыла. Күп мәйданчыкларда концерт чаралары узды, алар халык һәм ярминкә кунакларына бәйрәм рухы өсти.
Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм алар «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илүләм проектына ярдәм йөзеннән республика авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен иң уңайлы форматларның берсе булып тора.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте